Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге эшче төркем Оренбург өлкәсендә. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Биредә алар Орск шәһәренең су баскан тарихи объектларын карадылар: 1902-1919 елларда татар әдәбияты классигы Мирхәйдәр Фәйзи яшәгән йорт һәм 1920 елларда Муса Җәлил яшәгән йорт һәм ул эшләгән бина.
Оренбург өлкәсенең күп кенә җирлекләре, аеруча Орск шәһәрен су басу нәтиҗәсендә меңләгән йортлар, су астында калып, дистәләрчә мең кеше яшәү урыннарыннан, ризыкларыннан вакытлыча мәхрүм калдылар. Су басудан зыян күргән торак пунктлар арасында татар авыллары да бар, диелә хәбәрдә.