Мы в Telegram
Добавить новость

Набиуллина допустила «существенное» повышение ключевой ставки в июле

Семья Заворотнюк опровергла смерть актрисы в хосписе

Новое прочтение «Картинок с выставки» Модеста Мусоргского презентовали на фестивале «Кантата»

МЧС: при обрушении восьмиметровой горки в Биробиджане пострадали семь человек



World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ямаширмә авылы татар һөнәрчеләренең милли кул эшләнмәләре остаханә-музее ачылачак

Ямаширмә авылы татар һөнәрчеләренең милли кул эшләнмәләре остаханә-музее ачылачак

Биектау районы Ямаширмә авылы татар һөнәрчеләренең милли кул эшләнмәләре остаханә-музее ачылачак. Музей-остаханәнең җитәкчесе Суфия Хәйбрахманова һәм Ямаширмә чигү цехы мастеры Радания Гарәфиева «Татар-информ»га экскурсия үткәрде, әлеге остаханә белән таныштырды. Музей-остаханә Президентның Мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәме белән тормышка ашырылган.

«Музей өч зонадан тора: остаханә, «Остазлык мәктәбе» зоналары бар. Анда эш кораллары, кулдан эшләнгән әйберләр ясауда кулланыла торган материаллар тәкъдим ителгән. Музей төзелгәнче без зур эш башкардык: фәнни җитәкчебез Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният комиссиясе әгъзасы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова белән концепция яздык. Биектау, Арча һәм Саба районнары музейлары буенча фольклор экспедицияләре үткәрдек. Җирле мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен халык һөнәрләре буенча 12 остаханә оештырдык», - диде Суфия Хәйбрахманова.

Аның әйтүенчә, грант акчасына костюмнар, зәркәннән эшләнгән бизәнү әйберләре сатып алынган, кул эшләнмәләре эшләнгән. Экспозициядә кулдан эшләнгән әйберләр һәм 30 елдан артык эшчәнлек дәвамында тегелгән костюмнар бар. «Осталарыбыз «Сабантуй» келәмен, 90 метрга якын кашага (пәрдә) текте. Шулай ук, тематик-экспозиция планы, агач витриналар эшләнде. Экспозиция авторлары – Елена Гыймранова һәм Вера Прокопьева», - диде музей-остаханә җитәкчесе.

Суфия Хәйбрахманова музей урынында элек Радания Гарәфиева җитәкчелегендәге кул эшләре остаханәсе булганлыгын әйтте. «Ул бу артельнең администраторы, контролеры һәм икътисадчысы булган. Барлык кул эшләре монда башкарылган. Кул эшләре осталары безгә Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсеннән күчте. Хатын-кызлар түбәтәйләр ясау, аларны энҗе белән бизәү, тамбур җеп белән чигү, каюлы күн (күн мозаикасы) техникасын белә иделәр. Шуңа күрә мондагы эшләнмәләр, нигездә, карау һәм өйрәнү өчен», - дип аңлатты ул.

«Алтын тегү һәм колак сыман чигү буенча рәссам Аглая Липина, күн мозаикасы буенча рәссам Светлана Гарбузованы чакырдык. Алар осталарны яңадан укытты һәм аттестация үткәрде. Музейда авторлык һәм дизайнер әйберләре тәкъдим ителгән. Идеяләрне тормышка ашыру өчен профессиональ чигүчеләр кирәк иде. Осталар тарафыннан кулдан эшләнгән авторлык эшләнмәләр бөтен дөньяны әйләнеп кайтты. Музейның дәвамы – ишегалдында тирмәдә өстәмә күргәзмә киңлегендә булачак», - диде Суфия Хәйбрахманова.

Ямаширмә чигү цехы мастеры Радания Гарәфиева элек энә урынына кабан сакалыннан теккәннәре турында сөйләде. «Кабан сакалыннан без дә чүәкләр, читекләр чиктек, аннары гына энә белән чигә башладык. Кул эшләнмәләре белән кайда гына булмадык: Мәскәүдә дә остаханәләр оештырдык. Пешекче һөнәрен үзләштердем, авылда пешекче булып та эшләп карадым – ләкин ул минем һөнәр түгеллеген аңладым», - диде ул. Радания ханым тумышы белән Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш авылыннан, бу авылга килен булып төшкән.

«1978 елда кызымны тапкач, шушы артельгә эшкә кердем. Каен сеңелләрем эшли иде, өйдә бала белән утырганда миңа кызык булып китте: алар чиккән әйберләрен алып кайта иделәр. Минем дә шушы эшкә өйрәнәсе килде һәм алар мине өйрәтте. 1978 елдан артельдә эшләдем. Бу минем яратып эшли торган эшем. Коллективыбыз бик актив иде, тырышып эшләдек. Бердәмләшеп, ярдәмләшеп эшләдек», - диде Радания Гарәфиева.

Суфия Хәйбрахманова музейдагы кайбер эшләнмәләрнең шәхси коллекцияләрдән сатып алганлыгын әйтте. «XIX-XX гасырда тегелгән калфаклар, изүләр бар. Шулай ук, пыялада ясалган шәмаил һәм кулдан тегелгән ләүхәләр – шәмаилләр бар. Костюмнарыбыз да бар. Без аларны Казан ханы һәм Казан ханбикәсе костюмнары дип атадык. Шулай ук, шәһәр һәм авыл татарлары киеп йөри торган костюмнар, чигүле түбәтәйләр, халатлар һ.б. бар. Боларның барысы да кулдан тегелгән», - диде остаханә-музей җитәкчесе.

«Бер костбмыбыз Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грейга (Радик Юльякшин) дип тегелгән иде. Костюмны Елена Гыймранова эшләде. Тегеп бетергәч, костюмны бик ошаттык, шунлыктан, аны үзебезгә коллекциягә калдырырга булдык», - дип өстәде Суфия Хәйбрахманова.

  • Биектау районы Ямаширмә авылы татар һөнәрчеләренең милли кул эшләнмәләре остаханә-музее быел май аенда ачылыр дип көтелә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Певица Валерия пошла на свидание с Пригожиным в честь 20-й годовщины свадьбы

В Москве умер бывший мэр Москвы и директор ЗИЛа Валерий Сайкин

Собянин: 15 июня начинается самый масштабный сезон фестиваля «Усадьбы Москвы»

Доведение до смерти: как магнитные бури влияют на здоровье и кто в группе риска

Музыкальные новости

Америкой и Европой сенсационно управляет Гольфстрим. Научная сенсация!

Приглашенные солистки выступят в опере «Руслан и Людмила»

Онколог Черемушкин: детям умершей от рака Заворотнюк не нужно бояться болезни

В ПРЕДДВЕРИИ ДНЯ РОССИИ РОСГВАРДЕЙЦЫ ПРОВЕЛИ ПРАЗДНИЧНОЕ МЕРОПРИЯТИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ

Новости России

В Москве умер бывший мэр Москвы и директор ЗИЛа Валерий Сайкин

Завтра и послезавтра в Уфе пройдут крестные ходы с образом Казанской иконой Божией Матери

Собянин: 15 июня начинается самый масштабный сезон фестиваля «Усадьбы Москвы»

Певица Валерия пошла на свидание с Пригожиным в честь 20-й годовщины свадьбы

Экология в России и мире

Какие украшения будут в моде летом 2024 – подборка стилиста «585*ЗОЛОТОЙ»

Уникальный интерактивный проект Ставропольской психиатрической больницы на выставке-форуме «Россия»

Антисанитария в службах доставки: токсиколог Кутушов рассказал, почему опасно заказывать еду

Антисанитария в службах доставки: токсиколог Кутушов рассказал, почему опасно заказывать еду

Спорт в России и мире

Зверев вышел в финал «Ролан Гаррос»

Андреева рассказала о своих планах на предстоящий матч с Соболенко во Франции

Теннисист Медведев снялся с турнира ATP в Нидерландах из-за травмы

Семнадцатилетняя Андреева впервые сыграет в полуфинале турнира Большого шлема

Moscow.media

Остров Огой.

Работать там, где удобно: беспроводная гарнитура Fstyler BH230 от A4Tech

В Москве арестовали бывшего замглавы Росприроднадзора по делу о мошенничестве

Бурятский Театр кукол Ульгэр в Улан-Улан-Удэ показал в Этнографическом музее народов Забайкалья перед детьми и родителями в семейный праздник сказку Колобок - Новости и Культура, Дети и Россия











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Киркоров и Успенская через суд требуют друг от друга одинаковую сумму. Похоже, дело идет к мировой...

В Москве умер бывший мэр Москвы и директор ЗИЛа Валерий Сайкин

Завтра и послезавтра в Уфе пройдут крестные ходы с образом Казанской иконой Божией Матери

"Строят козни": Захарова рассказала о попытках Запада сорвать форум ПМЭФ