Әлмәтнең «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә «Елки 10» Яңа ел комедиясенең беренче Россия премьерасы булды. Яңа ел сагасының бер өлеше июнь аенда нефть башкаласында төшерелә.Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген «Туган авылым» ресторанында, күренекле язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Ваһапов фестиваленең кайгыртучылар советы рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең вафатына 40 көн тулу уңаеннан, Коръән мәҗлесе узды. Аны Ваһапов фонды оештырган. Бу турыда «Татар-информ»га Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов хәбәр итте.
Читать дальше...
Синоптиклар фаразлавынча, кышның беренче көнендә казанлыларны кар һәм секундына 6-11 метрга кадәр тизлектәге җил белән болытлы һава торышы көтә. Төнлә һава температурасы -4..-6 градус тәшкил итәчәк, көндез -1..3 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килүе ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.
Читать дальше...
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургның «Автомобилист» командасын 3:2 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы «Иң күп укучы төбәк-2023» Бөтенроссия конкурсында җиңүче дип танылды. Бүләкләү тантанасы бүген, 30 ноябрьдә, Мәскәүдә, Россия язучылар һәм нәшриятчылар берлекләре ассоциациясендә узды.
Читать дальше...
Бүген Казан федераль университетында Г.Ф.Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясе һәм «Ел юристы - 2023»Татарстан Республикасы юридик премиясе тапшырылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия юристлар ассоциациясе президиумының җаваплы секретаре, Россиянең баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов, КФУ ректоры Ленар Сафин катнашты.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыга эш сәфәре барышында «КАМАЗ-мастер» командасының 35 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнаша. Ул автоузышчыларны үзенең Telegram-каналында да котлаган.
Читать дальше...
Казан циркының элеккеге директоры Рамил Шәрифуллин 45 яшендә вафат булган. Бу хакта циркның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
Читать дальше...
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында политехник колледжда булды. Аны автошәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин озатып йөрде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Кичә Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков төбәк мөселман җәмгыятенең актив әгъзасы Марс Исмәгыйлев белән очрашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте яза.
Читать дальше...
Ноябрь өчен бердәм пособие ике көнгә иртәрәк исәпләнәчәк, ягъни ул 3 декабрьдә түгел, ә 1 декабрьдә киләчәк. Бу хакта социаль фондта хәбәр иттеләр, дип яза «Российская газета».
Читать дальше...
Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Дания Заһидуллина Тукайның фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатыны Зәйнәп Хәсәнияне олы йөрәкле, батыр, көчле татар хатыны символы итеп кабул итүен әйтте.
Читать дальше...
Димитровградның «Татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы быел 25 еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Дәүләт Думасы инновацион спорт төрләре һәм 2024 елда Казанда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын үткәрү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Читать дальше...
Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга Россия Хөкүмәте өстәмә рәвештә 11 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Яңа ел чыршысын һәм ылыслы агачларның башка төрләрен казанлылар 14 мәйданчыкта сатып ала алачак. Сәүдә 1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр рөхсәт ителә, әмма кагыйдә буларак, чыршы базарлары 10 декабрьдән соң эшли башлый.
Читать дальше...
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре имам, галим Хәсән-Гата Габәшинең нәселе турында яңа мәгълүмат тапкан. Бу мәгълүматны алар «Ислам гыйлемнәре һәм заманчалык» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде.
Читать дальше...
Мәскәү, Татарстан һәм Санкт-Петербург 2022 елда төбәкләр фәнни-технологик үсешенең икенче рейтингын җитәкләгән. 2021 елда бу урында булган Томск өлкәсен Татарстан узып киткән, дип яза ТАСС.
Читать дальше...
Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Дания Заһидуллина әйтүенчә, Тукайның фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның энесе Бари Хәсәни Шәрык клубын оештырган булганнар.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.
Читать дальше...В клубе «Рукодельница» пожилые занимаются увлекательным рукоделием.
Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» күргәзмәсендә 2 декабрь көнне Татарстан Республикасы көне узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Эссегә һәм корылыкка карамастан, Татарстан быел 3,7 млн тоннага якын ашлык җыйды, уртача уңыш гектардан 26 центнер тәшкил итте. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең иген җитештерүнең 30 проценка кимүе турында мәгълүматына комментарий биреп, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Читать дальше...Журналистларны карарны игълан иткән чакта гына чакырдылар, мәхкәмә утырышы ябык үтте.
Nordwind авиакомпаниясе Казан халыкара аэропортында 2021-2023 еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм киләсе елга очыш программасын киңәйтү турындагы планнары белән уртаклашты.
Читать дальше...