Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында политехник колледжда булды. Аны автошәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин озатып йөрде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларын, материал белеме лабораторияләрен, станокларда программа белән идарә итү, уку-җитештерү остаханәләрен һәм эретеп ябыштыру полигонын карады.
Чаллы политехник көллиятенә 1981 елда ук нигез салына. Уку йорты электромонтер, эретеп ябыштыручы, станок көйләүче, токарь, фрезерчы һәм слесарьлар, шулай ук автотранспорт ремонтлаучы белгечләр әзерли. Хәзер биредә 1175 студент белем ала. Хезмәткәрләрнең гомуми саны 140 кешегә җитә.
Мәгариф учреждениесе Чаллы предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Алар арасында — «КАМАЗ», «ТЭМПО», «КАМАЗ-Энерго», «АвтоЗилЦентр», «Механик трансмиссияләр заводы», «Чаллы электр челтәрләре» челтәр компаниясе филиалы һәм башкалар.
2019 елда колледжга ресурс үзәге статусы бирелә, уку биналары ремонтлана һәм яңа җиһазлар сатып алына. Узган ел «КАМАЗ» ярдәме белән уку йорты «Профессионалитет 2023» федераль конкурсында җиңү яулаган. Быел тулай торакның түбәсе капиталь ремонтланган.