Кукмара районында, Янсыбы авылына борылыштан ерак түгел, «Шевроле Нива» автомобиле йөртүчесе өч кабан дуңгызын таптаткан. Бу хакта «Хезмәт даны» район ЮХИДИ бүлегенә сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия Төзелеш министрлыгында гражданнар өчен торакның квадрат метры бәясен формалаштыру мәсьәләсен күтәрәчәкләр. Бу хакта ведомство башлыгы урынбасары Никита Стасишин Мәскәү күчемсез милек базары лидерлары форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Читать дальше...
30 ноябрьдә Мәскәүдә Уфаның «Нур» татар дәүләт театры Зифа Кадыйрова повесте буенча «Фатыйма» драмасын күрсәтә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстанда ноябрь аенда уртача айлык температура климат нормасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...Ул оешмаларны һәм Татарстан халкын һуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өндәде.
Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасының беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга багышланган фильм чыккан. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.
Читать дальше...
абира Абитова Россия Хатын-кызлар берлегенең Иске Кулаткы район бүлекчәсе рәисе итеп сайланды. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.
Читать дальше...
Кыргызстанның Җәләл-Абад өлкәсендә «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе 26 октябрь көнне Җәләл-Абад шәһәренең 146 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...29 октябрьдә татар активисты, 24 яшьлек Батырхан Әгъзамов Тыва республикасында юл казасында һәлак булды. Ул Казанга кайтырга хыялланган, әмма насыйп булмаган. Азатлык Тывадан Казанга кайтып, милли хәрәкәтнең төрле чараларында актив катнашкан, моның өчен сак астына да эләккән татарны искә ала.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Хөкүмәтенә Газа секторында зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты.
Читать дальше...
Россиялеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 2023 елның 8 аенда 5,2 мең сумга яки 7,5 процентка артып, 70,3 мең сумга җиткән. Әлеге мәгълүматларны Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе генераль советы утырышында чыгыш ясаганда китерде, дип яза РИА Новости.
Читать дальше...
Мәскәү Губерна театры сәхнәсендә Равил Бохараевның «Апушның тылсымлы төшләре» әсәрен тәкъдим итәчәкләр. Бу — Казан «Апуш» татар балалар театр студиясенең беренче эше. Ул Габдулла Тукай иҗатына багышланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр итә.
Читать дальше...
«Аммоний-2» ҖЧҖ («Аммоний» АҖнеке) «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ белән Татарстан Республикасында аммиак һәм карбамид җитештерү комплексы өчен табигый газ китерү турында килешү төзеде. Тантана Петербург халыкара газ форумы кысаларында узды.
Читать дальше...
Мисыр Президенты Абдел Фәттах әс-Сиси Каһирәдә Казан федераль университеты филиалын булдыру турында карарны имзалады. Аны бу ел ахырына кадәр ачу планлаштырыла. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
XII Петербург халыкара газ форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары – Департаменты башлыгы Виталий Маркелов һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов белән эшлекле очрашуы узды.
Читать дальше..."Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең Пермьдәге вәкиле әйтүенчә, хәзер төркем Росгвардиянең бүлекчәсе булып тора, ә аның белән "Вагнер"га нигез салган Евгений Пригожинның улы һәм аның бердәнбер варисы Павел Пригожин җитәкчелек итә.
«2023 ел татарлары» проекты кысаларында «Миллиард.Татар» «Елның иң яхшы татар теле проекты» өчен онлайн-тавыш бирүне оештырган. Бәйге татар телендә сөйләшүчеләрнең сөйләм бозуларын ачыкларга мөмкинлек бирүче афазиологик тесттан башлап, ChatGPT ясалма интеллектлы татарча чат-ботка кадәр төрле эшләнмәләрне җыйган.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара газ форумының пленар утырышында катнашты. Утырышның темасы дөньякүләм табигый газ базарын үзгәртүгә багышланды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...Республикага килүчеләр туристлар ел башында һәм июль аенда гына күбрәк булган.
Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь аш-су осталарының VI Халыкара турниры Казанда 7-8 ноябрьдә узачак.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Раритэк Холдинг» акционерлык җәмгыятенең газ-мотор техникасы презентациясендә катнашты. Стенд Петербург халыкара газ форумында Татарстанның төп презентация мәйданчыкларының берсе иде, анда газ-мотор ягулыгы белән эшләүче авыл хуҗалыгы һәм коммуналь техника яңалыклары тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...«Нурлат-информ» даёт новую возможность подписки на электронную версию газеты.
Онлайн-прием состоится 7 ноября.
В неустойчивую погоду автоинспекторы района призывают водителей быть особенно бдительными.
В составе команды Республики Татарстан в данной компетенции принимали участие еще двое нурлатцев в категориях «Школьник» и «Специалист».