Әл-Әхли госпиталендә шартлау булганнан соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Газа секторындагы хәлгә карата фикерен белдерде. Бу турыда ул Telegram-каналында язды.
Читать дальше...В этом году обладателями грантов стали 55 участников.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления.
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика гражданнарын патриотик тәрбияләү турында канун проектын беренче укылышта кабул иттеләр. Алга таба закон Татарстан Дәүләт Советы утырышында каралачак.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Оксана Кисапова әйтүенчә, 2024-2026 елларга массакүләм мәгълүмат чараларына республика бюджетыннан бүленеп биреләчәк акча кимиячәк.
Читать дальше...С 13 октября на поднадзорных объектах, обслуживаемых 73 ПСЧ, проходят плановые рейды по проверке вагон домиков на соблюдения требований пожарной безопасности.
Татарстанда ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләрнең хезмәт хакы 18,1 мең сумга артачак. ТР финанс министры урынбасары Гела Герасимова Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Саҗидә Сөләйманова исемендәге Әдәби премияләр лауреатларын бүләкләү, шулай ук С.Сөләйманова исемендәге стипендияләр сертификатларын тапшыру тантанасы быел беренче тапкыр Казан шәһәрендә уза. Тантана иртәгә, 19 октябрьдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә була. 17.00 сәгатьтә башлана.
Читать дальше...
7 октябрьдән башлап, көнбатыш Әфганстан буйлап җир тетрәүләр булды. Табигать казасының үзәге Герат провинциясенең Зиндаҗан районына туры килгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, җир тетрәүләр нәтиҗәсендә 4,5 меңнән артык кеше һәлак булган һәм имгәнгән. 40 торак пунктта 2 меңнән артык йорт һәм меңләгән баш терлек юкка чыккан. Зыян күрүчеләр арасында Әфганстан татарлары күп.
Читать дальше...
2024 елда Татарстан бюджетының фаразланган кереме 112,8 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Оксана Кисапова хәбәр итте.
Читать дальше...Об этом рассказал генеральный директор Первого канала Константин Эрнст.
Гафури театрының Казан гастрольләрендә Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Нурия Ирсаева катнашмаячак. Уфа һәм Казан тамашачысы яратып караган «Бәхет хакы» спектаклендә төп рольләрне Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров һәм Башкортстанның халык артисты Сара Буранбаева уйный.
Читать дальше...Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә билгесез затларның чираттагы тәрене алып ташларга җыенуы хакында мәгълүмат йөри, бу юлы Белорет районының Кага авылында урнаштырылганын алып куймакчылар.
Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры Казан гастрольләрендә алты көн эчендә ун спектакль күрсәтәчәк. Гастрольләр 14-19 ноябрь көннәренә планлаштырылган.
Читать дальше...Мероприятие подготовили и провели активисты Нурлатского отделения РНКО.
Казанда 28-29 октябрьдә Jadidfest фестивале узачак. 28 октябрьдә фестиваль кысаларында MOÑ театр мәйданчыгында «Фатих Әмирхан борчулары» спектакле алдыннан «Әмирхан Казаны» видео-гиды күрсәтеләчәк.
Читать дальше...
РФ Дәүләт Думасының барлык депутатлары да атом-төш сынауларын тыюны гамәлдән чыгару турындагы закон проектын бертавыштан хуплады. Ул икенче һәм өченче укылышларда шунда ук кабул ителде. Шул хактагы документ парламентның түбән палатасы электрон базасында урнаштырылган.
Читать дальше...Накануне глава Нурлатского района и города Нурлат провел очередной прием граждан.
Татарстанда ярдәм чаралары махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренең фикерләрен исәпкә алып булдырыла. Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева контракт нигезендә хезмәт итүгә ярдәм йөзеннән үткәрелгән «ВСЕ СВОИ» телемарафоны ахырында шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Бүген Татарстан мәчетләрендә Палестина мөселманнары өчен күмәк дога кылалар. Бу гамәл Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе белән эшләнә. Казанның Галиев мәчетендә Палестина халкы өчен намаз укып, дога кылу оештырылды.
Читать дальше...Сегодня ученики 7-х классов школы №3 участвовали в республиканском проекте «Школьный бизнес-старт».
Ульяновск эшмәкәрләре Йолдыз (Эчкен) авылына йорт комплекты җибәрде. Әлеге комплект бүген Йолдыз авылына килеп җитте, иртәгә төзелеш эшләре башланачак. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда яза.
Читать дальше...Отвечает заместитель руководителя Росреестра Татарстана Лилия Бурганова.
Казан – Россиянең туристлык энҗеләреннән берсе. Бразилиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Родриго Баэна Соарес Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...