Чаллы шәһәренең Комсомол районы администрациясе белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә 2 рейд уздырды. Алар законсыз алкоголь сату нокталарын тикшерделәр. Шулай ук ташландык машиналарны җыю буенча да эш алып барылды. Бу хакта «Шәһр Чаллы» газетасы яза.
Читать дальше...
Дәүләт Думасы янә РФ Хөкүмәтенә беренче чиратта кирәкле азык-төлеккә өстәлгән бәяне 10-15 процент дәрәҗәсендә чикләү турындагы мәсьәләне карарга киңәш итте, диелә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев катнашындагы Хөкүмәт сәгате нәтиҗәләре буенча парламентның түбән палатасы карарында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия пенсионерлары өч төп сәбәп аркасында эшкә бармауны кулай күрә. Бу хакта РБК финанс министры Антон Силуановка сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарлар белән казахларның охшаш яклары күп: мәдәният, традицияләр, тел. Боларның барысы да республикалар арасында торган уртак бурычларны хәл итәргә булыша. ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казанда Казахстан Республикасы көненә багышланган тантаналы кабул итүдә шулай дип белдерде.
Читать дальше...
22 октябрьдә Красноярскиның «А.Н.Кузнецов исемендәге Хезмәт һәм Дуслык сарае» мәдәни-социаль комплексында «Без бергә!» дигән шигарь астында Красноярск крае милли (татар) үзешчән коллективлары фестиваль-бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең яңа Климат доктринасын раслады. Документ Кремль сайтында урнаштырылган.
Читать дальше...
Ульяновск өлкәсендә чыга торган «Өмет» газетасы редакторы Исхак Хәлимов газетаны чыгаруда һәм подписка ясауда Ульяновск өлкәсе хөкүмәте булышлык күрсәтүен әйтте.
Читать дальше...
2025 елның 1 гыйнварына кадәр дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын индексацияләүне туктату турындагы закон проекты хәрбиләргә кагылмаячак. Бу хакта «Российская газета» РФ Финанс министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Төмән өлкәсе һәм Тубыл шәһәре Себер-татар мәдәнияте үзәгенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Дәүләт Думасы депутатлары күпчелек тавыш белән беренче укылышта 2024-2026 елларга исәпләнгән федераль бюджет проектын хуплады. 320 парламентарий аны яклап тавыш бирде, 80 депутат каршы чыкты. Парламентның түбән палатасы рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Читать дальше...
Мәскәүдә чыга торган «Татарский мир» («Татар дөньясы») иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Ринат Мөхәммәдиев чит илләрдә Сабантуй үткәрелүгә чирканып каравын әйтте.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил Александр Терентьев Федерация Советындагы бер комитетның рәис урынбасары булды.
Читать дальше...
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үз сайтында 2024 елга производство календарен урнаштырды. Гадәттәгечә, гыйнвар аенда республика халкын иң күп бәйрәм һәм ял көннәре көтә – Яңа елның беренче аенда татарстанлылар 17 көн эшләячәк.
Читать дальше...Шул рәвешле хәзер ул бу эштә гаепләнүче булып тора.
Бүген Лениногорск районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Читать дальше...
Мәскәү татарлары Санкт-Петербургта татар теле курсларында кунак булды. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының Питер.Татар порталы хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия аш-су блогеры, музыкант һәм дөньяның төрле халыклары кухнясына багышланган китаплар авторы Сталик Ханкишиев Татарстанга гастрономия сәяхәте вакытында Болгарда булды.
Читать дальше...Дом юного танкиста — это совместный проект Юнармии и ВОД «Союза танкистов России».
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында «Сүз иярә сүз» (танылган шәхесләр белән гамьле әңгәмәләр) дигән яңа китабы чыкты.
Читать дальше...Сегодня на базе Нурлатской гимназии прошёл муниципальный этап соревнований «КЭС-БАСКЕТ» сезона 2023-2024 среди девушек.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры яшь тамашачылар өчен Яңа ел бүләге - «Теләмишкин» спектаклен әзерли. Театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов матбугат конференциясендә әлеге проект хакында сөйләде.
Читать дальше...Русия саклану министрлыгы чыгарган кагыйдәләргә күрә, төрле колонияләрдән китерелгән тоткыннарны үзара да, башка хәрбиләр белән дә катнаштырырга ярамый. Аларның бурычлары - шәһәрдә һәм катлаулы урыннарда штурмлау. Тоткыннарга хәрби әзерлеккә 10-15 тәүлек кенә вакыт каралган.
Сургут шәһәрендә 28 октябрьдә 13.00 сәгатьтә барлык теләүчеләр татар милли баш киеме — калфак тегү һәм тамбурлы чигү мастер-классларына чакырыла. Бу хакта Сургут татарларының милли-мәдәни автономиясе «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Татарлар-Сургут» сәхифәсендә хәбәр итә.
Читать дальше..."Мир Бизнес Банк" - Иран Мелли Банкының бүлеге булып тора. Ул үзенең "Мирас" финанс ширкәте аша ислам банкингы хезмәтләре күрсәтер дип фаразлана. Ислам банкингын сынап карау быел сентябрьдә Русиянең дүрт төбәгендә – шул исәптән Татарстанда башланды.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, татар газеталарын чыгаручылар аудитория белән чаралар үткәрергә тиеш. Бу хакта ул Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашуда әйтте.
Читать дальше...