Гафури театрының Казан гастрольләрендә Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Нурия Ирсаева катнашмаячак. Уфа һәм Казан тамашачысы яратып караган «Бәхет хакы» спектаклендә төп рольләрне Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров һәм Башкортстанның халык артисты Сара Буранбаева уйный.
«Кызганыч, бу юлы Нурия Ирсаева килә алмый. Ул сау-сәламәт, театрыбызның штаттагы актрисасы. Ләкин аны ерак юлга йөртәсебез килми, гастрольләр авыррак. Шунлыктан, спектакль ансыз гына уйналачак», – диде Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры директоры Иршат Фәйзуллин.
«Мин бу спектакльдә Казан тамашачысы алдына куркып кына чыгармын инде. Чөнки Фидан-Нуриянең легендар дуэтын Казан тамашачысы һәрчак көтеп алган. Менә шулай – быел мин чыгам», – диде Башкортстанның халык артисты Сара Буранбаева.
«Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасы Уфада яшәүче татар язучысы Халисә Мөдәррисованың шул исемдәге повесте буенча куелган.