Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев кыска вакытлы ялда булган хәрби хезмәткәрләр белән очрашты. Бу - шәһәр башлыгы махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче якташлары белән үткәргән унынчы очрашу.
Читать дальше...
Быел корткыч бөҗәк – ефәк күбәлеге Татарстанның 200 мең гектар урман фондында ачыкланган. Бу проблема Нурлат урманчылыгында семинар-киңәшмәдә күтәрелде.
Читать дальше...
Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында Самара татар-мишәрләренең бию үзенчәлекләрен тәкъдим иттеләр.
Читать дальше...
Татарстандагы Aurus заводында дәүләтнең үз илебездә ясалган автомобильләренә артып бара торган ихтыяҗын каплау һәм җитештерүне арттыру өчен барлык ресурслар бар. Бу хакта компаниянең генераль директоры Андрей Панков белдерде.
Читать дальше...
Мордовия йөкле хатын-кызларны абортка этәрүне закон нигезендә тыйган беренче Россия төбәге булды. Бу хокук бозулар өчен штрафлар Россия гражданнары өчен 5 000 сумнан 10 000 сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 000 сумнан 200 000 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта пациентканың табибы тарафыннан йөклелекне өзүгә медицина күрсәткечләре барлыгы турында хәбәр итүе маддәгә эләкми. «Российская газета» шул турыда яза.
Читать дальше...
Ел башыннан 231 меңнән артык кеше Россия Кораллы көчләре белән килешү төзегән. Бу хакта Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев сөйләде.
Читать дальше...
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Телара һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы доценты Ләйлә Мөхәммәтҗанованың әнисе – мөгаллимә Венера Гарипова белән хушлашу вакыты билгеле булды.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә үзе теләп катнашучыларның тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү мәҗбүри булуы турындагы указга имза куйды. Бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.
Читать дальше...
Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында тавыш белән идарә итү системасына татар телен кертү проекты өстендә эш дәвам итә. Партнерлар белән бергә тавыш командаларын тануның күптелле системасын эшләү планлаштырала. Мондый система заманча акыллы йорт системалары, әйберләр интернеты, төрле роботлар һәм ясалма интеллект ысулларын кулланып, җайланмалар белән идарә итү өчен файдаланылырга мөмкин.
Читать дальше...
Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы Казан кинофестиваленең «Этник кино: үсеш ноктасы» конкурстан тыш программасында күрсәтеләчәк.
Читать дальше...
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте журналисты, «Мамадыш-информ» баш мөхәррире урынбасары Эльмира Миникаева Россия Журналистлар берлегенең «Иң яхшы журналист әсәре-2023» конкурсында җиңүчеләр арасына керде.
Читать дальше...
Казанның Горький паркында «Байтирәк» (Древо жизни) проекты кысаларында татар мәдәниятенә багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлеге проектның максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру.
Читать дальше...
Россия түрәләре өчен чит ил машиналарын сатып алуны туктатырга кирәк. Бу хакта сәнәгать үсешенә багышланган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, барлык дәүләт хезмәткәрләре бары тик үзебездә җитештерелгән автомобильләрдә генә утырып йөрергә тиеш.
Читать дальше..."Куркыныч түгел, киресенчә, яхшырак та", дип белдерде Путин.
Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы балалар әдәби әсәрләренә бәйге ачык дип игълан ителде. Әлеге әдәби конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан ике елга бер мәртәбә уздырыла.
Читать дальше...
25 августта Самара өлкәсенең Камышлы авылында 1200 метр озынлыгындагы махсус йөгерү боҗрасы ясалган урында «Камышлы-2023» традицион ат чабышлары узачак. Чара 17.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Читать дальше...Моңа кадәр әлеге мәчеттә ОМОН җомга намазын өзеп рейд үткәргән иде.
Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылының «Бабай утары» этнографик музей биләмәсендә шаулап-гөрләп җыр-моң бәйрәме – үзешчән фольклор ансамбльләрнең «Җырлыйк әле» дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе үтә.
Читать дальше...
Татарстанда урып-җыю кампаниясе бара. Бүген Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырып алуга ирештеләр. Бер гектардан уртача 28,4 центнер уңыш чыга. 371 мең гектардан артык мәйдан суктырылган.
Читать дальше...
IT-компанияләрнең урта профильле белеме генә булган хезмәткәрләре шулай ук хәрби хезмәттән кичектерү хокукына ия булырга тиеш. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Телара һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы доценты Ләйлә Мөхәммәтҗанованың әнисе – мөгаллим Венера Гарипова вафат булу сәбәпле, институт кайгы уртаклашты.
Читать дальше...
1 августта Чувашиянең Шыгырдан авылында урнашкан «Мөслимә» мәчет-комплексына «Биләр» ансамблендә катнашучылар, Шыгырданның 1нче урта гомуми белем бирү директоры Гөлсирин Абейдуллова, Шыгырдан территориаль бүлеге башлыгы Марат Айзатуллов, «Биләр» ансамбле җитәкчесе һәм хореографы Татьяна Торговцеваны чакырдылар. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...Мордовия парламенты кабул иткән төзәтмәләрнең авторы – республиканың Иҗтимагый пулаты әгъзасы, "Спас" православ каналы алып баручысы Наталья Москвитина. Ул мондый штрафларның кирәклеген демографик күрсәткечләрнең начараюы, җирле халыкның күпләп күчеп китүе белән аңлата.
Санкт-Петербургта «Чәкчәктән өчпочмакка кадәр» дип аталган күргәзмә ачылды. Ул «Күпмилләтле Петербург» циклыннан, ул татарларның гореф-гадәтләренә һәм милли ашларына багышланган. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев телеграм-каналында мобилизациянең яңа дулкыны игълан ителгән очракта проблемаларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк өч киңәш бирде.
Читать дальше...