КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Телара һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы доценты Ләйлә Мөхәммәтҗанованың әнисе – мөгаллим Венера Гарипова вафат булу сәбәпле, институт кайгы уртаклашты.
«Бүген күп еллар Казан университетының татар теле белеме кафедрасында эшләгән мөгаллим Венера Гарипова вафат булды. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре институтның Телара һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы доценты Мөхәммәтҗанова Ләйлә Руслан кызының, мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», - дип хәбәр итте институтның матбугат хезмәте.