Бүген, Татарстан Республикасы көнендә, Әлмәт районының Түбән Мактама авылында реконструкциядән соң «Родничок» яшүсмерләр клубы ачылды. Объектны яңартуга республика бюджетыннан 20 миллион сум бирелгән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Лениногорскида кош гриппы чыганагы ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә Чайковский урамындагы 44 нче йортта карантин кертелә, ә аннан 5 км радиуста куркыныч янаучы зона билгеләнә. Бу хакта карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Читать дальше...
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы россиялеләргә урман янгыннары турында «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша хәбәр итә башлый. Элек мәгълүматны Хөкүмәт порталлары, ведомствоның социаль челтәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша гына белергә мөмкин иде.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казансу елгасы өстендә музыкаль бәйрәм салюты атылды. Музыкаль өлешне «Болгар» радиосының 91,5 fm дулкынында тыңлап булды.
Читать дальше...
Бүген Кабан күле яр буенда Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган «Милли кием» бәйрәме булды. Заманча мәдәният һәм дизайн фестивале Мәрҗани урамының бер өлешендә көн буена дәвам итте. Кабан күле яр буе кураторы һәм караучысы Азат Биккинин «Татар-информ» хәбәрчесенә фестивальнең быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде.
Читать дальше...
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Замбиянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Шедрек Чингемб Лувита белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәр көне уңаеннан «Казан» гаилә үзәге янында уздырылган зур концертта рус эстрадасы артистлары Клава Кока һәм Jony чыгыш ясады. Артистлар татарстанлыларны һәм шәһәр халкын бәйрәм белән котлады.
Читать дальше...
Мәскәү биржасында евро 105 сумнан артыкка сатыла — Европа валютасы 16 августтан бирле беренче тапкыр үскән.
Читать дальше...
2022 елда Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнеше 758 млн доллар тәшкил итте, 2023 елның беренче өч ае динамикасы 45 процентка ышанычлы үсеш күрсәтә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Даурен Абаев белән очрашуда әйтте. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катарның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе шәех Әхмәд бин Нассер бин Джассим Аль-Тани белән очрашты. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мексиканың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдуардо Вильегас Мехиас белән очрашты. Очрашу «Казан» ат спорты комплексында булды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова «Казан» гаилә үзәге янында Республика көненә багышланган концертта халыкны бәйрәм белән котлады.
Читать дальше...
Бу минутларда Ульяновск шәһәренең мең кешелек «Губернаторский» мәдәният сараенда Татарстан Республикасы көненә багышланган зур бәйрәм тантанасы бара. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Читать дальше...
Бүген «Казан» ат спорты комплексында Республика көне уңаеннан Татарстан Рәисе Кубогында конкур буенча ярышлар булды. Бирегә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина килде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясендә «ДәртФест» VI заманча татар мәдәнияте фестивален карады. Чара Республика һәм Шәһәр көнендә уза. Татарстан җитәкчесен яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыков озатып йөрде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Республика һәм шәһәр көнендә Казанның Совет районында Нокса елгасы буенда тантаналы рәвештә яңа парк ачылды. Җәмәгать киңлеген карарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.
Читать дальше...
Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан, «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәмгә багышланган зур концерт башланды.
Читать дальше...30 августка каршы төндә Русиянең җиде төбәгенә дроннар очып килде.
Районный конкурс «Длинная коса-2023» прошел в рамках празднования Дня республики, Дня города и Дня работников нефтяной и газовой промышленности в Нурлате на центральной площади.
«Игелек дөньясы» - ишарәләр белән җырлый торган бердәнбер татар төркеме.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремленең Спас манарасында булды, анда ремонттан соң музей ачылды. Ул ныгытма һәм манараны төрле тарихи этапларда ныгытуга багышланган. Аны тиздән шәһәр халкы һәм кунаклары карый алачак. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Африканың Буркина-Фасодан килгән доктор Майга Бубакари Сидики 30 августта Казан урамына Татарстан флагын тагып чыккан.
Читать дальше...
Татарстанны Россиянең җиңел сәнәгать иң тиз үсә торган төбәкләренең берсе дип таныдылар. Беренче урынны безнең республика алган әлеге рейтингны Перспективалы технологияләр үстерү үзәге («Намуслы билге» цифрлы маркировкалау системасы операторы) әзерләгән.
Читать дальше...Барлыгы 10 мең байракчык таратылган.
В Нурлате стало традицией в День Республики Татарстан и День города подводить итоги и награждать победителей конкурсов по цветочному оформлению территорий.