Завершился зональный этап Республиканского конкурса «Женщина года. Мужчина года: женский взгляд».
Ел саен Казанда бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары һәм җиңүчеләре арта. 2022 елда төбәк этабында 735 укучы призлы урыннар алды – узган ел белән чагыштырганда 87 гә күбрәк. Бөтенроссия этабында, 2021 ел белән чагыштырганда, призерлар саны 27 гә артты һәм 142 укучы тәшкил итте.
Читать дальше...
25 гыйнвар көнне М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында «Буыннар сабагы» исемле бәйге оештырылды. Быелгы конкурс Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елына багышланган.
Читать дальше...
6710 номерлы Казан – Аэропорт шәһәр яны поездының расписаниесе 6 февральдән үзгәрәчәк. Бу хакта «Содружество» компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Теләче районында туып-үскән журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә бәйге игълан ителде. Аны «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе оештыра.
Читать дальше...
Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен гуманитар йөк – кием-салым йокы капчыклары, тепловизор җибәрелде.
Читать дальше...
Чистайда яшәүче сувенир курчаклар остасы Татьяна Графычева курчаклар ясау белән ел ярым элек мавыга башлый. Ул берничә техниканы үзләштергән. Моның өчен мастер-класслар узган һәм хәзер үзе дә эш башлап җибәрүчеләр өчен остаз була ала.
Читать дальше...
Азнакайның Мәндәй мәдәният йортында калфак тегү буенча мастер-класс узды. Чараны оештыручы, сәнгать җитәкчесе Земфира Шәфыйгуллина элекке замандагы татар милли киемнәре, хәзер музей экспонатлары булган калфак һәм алъяпкыч белән таныштырды.
Читать дальше...
Менделеевск төрле төбәк вәкилләрен берләштерүче «Җыр моңнары» татар җыры фестиваленең гала-концертына әзерләнә. Ул бүген, 28 гыйнварда, 11.00 сәгатьтә була.
Читать дальше...
Апасның Кече Болгаер авыл китапханәсендә китап яратучылар белән язучы, прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең 95 еллыгы уңаеннан «Минем фикерләрем ташка язылсын» исемле конференция узды. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
Читать дальше...Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр уртача алганда 9 процентка артты. Ләкин квитанцияләрдә ахыргы бәяләр күпкә югарырак. Пенсионерлар, ялгыз балалар тәрбияләүче аналар бу түләләрнең гадел булмавына зарлана.