Менделеевск төрле төбәк вәкилләрен берләштерүче «Җыр моңнары» татар җыры фестиваленең гала-концертына әзерләнә. Ул бүген, 28 гыйнварда, 11.00 сәгатьтә була.
Гассар исемендәге мәдәният сараеның сәхнәсендә Ижевск, Түбән Кама шәһәрләре, Әтнә, Арча, Ютазы, Мамадыш, Теләче һәм башка районнарның иң моңлы солистлары һәм ансамбльләре чыгыш ясаячак. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.
Район данын «Талларым», «Ля-ля-фа», «Гөлләрем», Диләрә Фаразетдинова һәм башкалар яклаячак.