Питрәч – Янсуар, Питрәч – Кәвәл, Питрәч - Шәле маршрутлары буенча автобус вакытлыча йөрмәячәк. Район хакимиятендә билгеләп үтелгәнчә, бу республикадан финанслау булмавы белән бәйле. Бу хактак «Алга» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Сишәмбе, 10 гыйнвар көнне, Казан Кремле музейлары бушлай эшләячәк. Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда, ТР табигать тарихы музеенда, «Манеж» күргәзмәләр залында һәм Ислам мәдәнияте музеенда кунакларны чират тәртибендә кабул итәчәкләр.
Читать дальше...
Дефицит белгечлекләр буенча эшләүче Россия табиблары агымдагы елда бер кешегә 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр айлык социаль түләүләр алачак, дип белдерде РФ премьер - министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән дүшәмбе көнне узган оператив киңәшмәдә. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Читать дальше...
Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә ремонт-төзекләндерү эшләре бара.
Читать дальше...
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2023-2025 елларга Инвестицион меморандумда билгеләнгән һәм 2023 елда республиканың инвестицион сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган өстенлекле инвестпроектлар исемлеген раслады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Читать дальше...
1 миллионнан артык кеше балаларга бердәм пособие өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Читать дальше...
Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгы Мәккәдә хаҗ сезоны вакытында ил кабул итәргә әзер булган хаҗилар санын арттырды. Килешүдә 2023 елда Россия мөселманнары өчен квота 25 мең урын тәшкил итәчәк дип билгеләнгән. Бу хакта Җиддәдә уза торган Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы конференциясендә билгеле булды.
Читать дальше...
2022 елда Татарстанның барлык категориядәге хуҗалыкларында 2 млн 10 мең тонна сөт җитештерелгән. Республика тарихында мондый еллык күрсәткечкә беренче тапкыр ирешелде. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
Читать дальше...
1-9 гыйнвар көннәрендә тюбингта шуып имгәнгән 16 баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта «Татар информ» агентлыгына клиника матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Татарстанда яңа елның беренче тугыз көнендә 16 машина йөртүче тоткарланган. Алар – моңа кадәр исерек булганга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, хәмер эчкән килеш кабат рульгә утырган кешеләр.
Читать дальше...
Алдагы көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак, әмма ял көннәрендә ул бераз йомшара. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айдар Әхтәриевның Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле вазифасындагы вәкаләтләрен озынайтты. ТР җитәкчесе карарыннан күренгәнчә, ул үз вазифасына бүгеннән үк керешә.
Читать дальше...
Иртәгә Татарстан халкы һәм республика кунаклары Татарстан Милли музее һәм аның филиалларына түләүсез керә алачак.
Читать дальше...
Россиядә түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасын 2025 елга кадәр озайттылар. Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин сөйләде.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бүген Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбендә катнашу өчен гариза бирүнең соңгы көне булуы хакында хәбәр итә.
Читать дальше...Бәйсезлек сораучылар Татарстанның 1992 елгы референдумы нәтиҗәләренә һәм Мәскәүнең агрессив сәясәтенә нигезләнә.
Гыйнвар аенда Татарстан халкы декабрьдәге торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа, индексацияләнгән тарифлар белән түләү кәгазьләре алды. Түләүне киметү өчен татарстанлылар ташламалардан файдалана ала. Аларның кемнәр өчен каралуы турында ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Читать дальше...
Температура түбән булу сәбәпле, Татарстанның күп кенә мәктәпләре уку процессын туктатып торырга карар кылды. Шул ук вакытта укучыларның язгы каникул көннәрен кыскартмаячаклар, дип хәбәр итте республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
Читать дальше...С 7 по 10 января в Санкт-Петербурге проходит VI Международный конкурс-фестиваль музыкально-художественного творчества «Рождественский Петербург».
Илнең юстиция министрлыгы гаскәргә чакырылудан качуны җитди сәбәп түгел, дип тапкан һәм русияләргә качаклар статусы бирүдән баш тарткан диелә. Гыйнвар ахырында аларның эше мәхкәмәдә каралачак, уңай карар чыкмаса, Русиягә депортацияләргә мөмкиннәр.
Укучыларның 65 проценты диярлек 9нчы сыйныфтан соң көллиятләргә китә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдерде. Әңгәмәнең нәрсә турында баруын Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...В ближайшие часы в Татарстане температура воздуха может опуститься до минус 40 градусов и ниже.
Санкт-Петербургта 2023 елның 10 гыйнварында 18.00 сәгатьтә «Зәңгәр кунак бүлмәсе» галереясында «Сания Бәхтиярова. Портретлар һәм натюрмортлар» күргәзмәсе ачыла.
Читать дальше...
10 нчы гыйнвардан Казанның җир өсте шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга яңа тарифлар үз көченә керә. Бу хакта карар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителде. Шәһәр мэриясе сайты шул турыда искәртә.
Читать дальше...Русиянең коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турындагы конвенцияне үтәүдән баш тартуы - ил эчендәге коррупция белән көрәшкә бернинди дә йогынты ясамаячак, дип белдерде бу уңайдан Дмитрий Песков.