(Актаныш, 21 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» ). Бүген Актанышның Иске Байсар авыл җирлегендә онлайн-форматта тантаналы рәвештә метан газы ягулык станциясе ачылды. Ул Татарстан Республикасының дәүләт программасы кысаларында төзелгән. Бүгенге көндә Татарстанда уннан артык газ ягулыгы станциясе эшли. Онлайн-форматта, бу объектны Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов ачты. Ачу тантанасы берьюлы республиканың Актаныш, Норлат, Зәй һәм Минзәлә районнарында үтте. Станция, Иске Байсар авылында... Читать дальше...
Навальныйның аны ФСБ агулавы турында тикшерүен ФСБ провокация дип атады.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Шимбәгә кадәр Татарстанда бераз кар яварга һәм һава температурасы -23 градуска кадәр булырга мөмкин. Шуннан соң һава торышы үзгәрәчәк. Якынча фаразлар турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. 22 декабрьдә республика территориясендә томан төшәргә һәм бозлавык хасил булырга мөмкин. Төньяк циклон һәм аның атмосфера фронтлары бераз кар һәм көньяк-көнбатыштан секундына 11 метрга кадәр тизлектә җил алып киләчәк. Төнлә һава температурасы -7…-12 градуска кадәр төшә... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның «Агрокөч» оешмасына керә торган «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ быел 95,5 млн сумлык 864,2 мең килограммнан артык продукцияне экспортка җибәргән. Экспорт төркемендә ихтыяҗ иң югары булган продукция — ул тавык тәпиләре, алар Кытай сатып алучылары өчен аеруча актуаль. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Эшкәртү продукциясе категориясендә хәләл линиягә ихтыяҗ аеруча зур булган. Бу — сосиска, сарделька һәм шпикачкалар чи продукциядә ... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», «Безнең мирас» , Тәэминә Биктимирова). Без — сугыш чоры балалары. Ил өстенә ишелеп төшкән олы кайгы, миллионнарның гомерен кискән, аналарны һәм балаларны ятим иткән сугыш гомер буе безнең белән янәшә бара. Аннан котыла да алмадык, алмабыз да төсле. Гомер үтеп бара инде. Балачактан караган кинофильмнар, укыган китапларның күбесе руслар күрсәткән батырлык, тиңдәшсез каһарманнар — рус ирләре, рус кызлары хакында иде. Мәктәптә укыганда «Мин кемгә охшарга телим» дигән темага сочинение язарга булса... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәр балалар клиник хастаханәсенең табиб-педиатры Гөлинә Гәрәева Яңа ел каникулларын файдалы итеп үткәрү һәм яңа уку чиреге башлануга стресссыз, сәламәт килеш керешү өчен берничә файдалы киңәш әзерләде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Педиатр сүзләренчә, саф һавада йөрү, уеннар һәм спорт дәресләре — иң яхшы ял. Күп кенә балаларның урамда йөрүе мәктәпкә кадәр бару һәм өйгә кайту юлы белән генә чикләнә. Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Уфада шагыйрь Рәми Гариповка багышланган «Рәми. Шагыйрь көндәлеге» нәфис фильмында төшәргә теләгән балалар арасында кастинг үткәреләчәк. Бәйгегә 8 яшьтән 13 яшькәчә малайлар чакырыла. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Фильмны Уфа режиссеры Булат Йосыпов төшерә. Кастингның беренче этабы онлайн рәвештә уза. Гаризалар 10 гыйнварга кадәр кабул ителә. Кастингта катнашу өчен иҗади биремне үтәргә туры киләчәк. Фильмда роль башкарырга теләүче балаларга башкорт телендә шигырь (проза... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер машина юл кырыена төшеп киткән һәм түбәсенә әйләнеп капланган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары сөйләде. Авария бүген көндезге өчтән соң М7 юлында Алабуга районының Танайка елгасы аша салынган күпер янында булган. «Мицубиси» машинасын йөртүче үргә менгәндә идарәсен югалткан һәм машина юл кырыена төшеп, түбәсенә әйләнеп капланган. «Йөртүче машина эчендә кысылып калган, аны башы имгәнгән. Коткаручылар һәм ашыгыч... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «ТАНЕКО» комплексында урта дистиллятларны гидрочистарту җайланмасын эшләтеп җибәрүдә катнашты, шулай ук комплексының яңа объектлары төзелешен бәяләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Әлеге проектларны гамәлгә ашыру нефть эшкәртү күләмен, сыйфатлы һәм ихтыяҗ булган нефть продуктлары җитештерүне арттырырга ярдәм итәчәк», — диде Татарстан Республикасы Президенты. Предприятие объектларын карагач... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы, Келәүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе Абдулла хәзрәт Кәримовка Самара өлкәсе губернаторы исеменнән «Кешеләргә хезмәт иткән өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. Хәзрәт 45 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай ук декабрьдә Иске Ярмәк авылында хәзрәт булып хезмәт итүенә 25 ел тула. Абдулла хәзрәтне юбилее белән Самара өлкәсе мөфтие, Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы президиумы составына кертелде. Бүген Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе Дәүләт Советы составын раслау турында»гы Указны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. «Әлеге указ имза куелган көннән үз көченә керә», диелә документ текстында. Дәүләт Советының яңартылган составына губернаторлар, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы спикерлары, Тулы вәкаләтле вәкилләр... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 21 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинны «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасының тренерлар штабына һәм җитәкчеләренә Россия кубогында җиңү уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан командасы финалда Мәскәүнең «Динамо» волейболчыларын җиңде. Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо — Ак Барс»... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Яңа елга төп 30 урам һәм мәйданнар бизәлгән. Төп магистральләрдә һәм туристлык маршрутларында яктырту баганалары яктылык консольләре белән бизәлгән, арт-объектлар урнаштырылган. Бүген Яңа ел иллюминациясен кабызачаклар. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Быел Бауман урамын Festi Италия яктылык инсталляцияләре бизи. Шундый ук бизәлеш «Черек күл» паркында да була. Казанның кеше иң күп йөри торган 16 паркында — Горький исемендәге парк... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында дизель ягулыгының яңа производствосын эшләтеп җибәрде. Чарада «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Маһанов һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Урта дистиллятларны гидрочистарту җайланмасын төзү өч ел дәвам итте. Гомумән алганда, «Татнефть» җәмгыяте «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруга 400 миллиард сум чамасы акча тоткан. Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 22 декабрьдә Татарстан территориясендә томан төшү һәм бозлавык хасил булу көтелә. Бу турыда республикада яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтте. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе көтелә. Төнлә һәм көндез кайбер районнарда бозлавык хасил булырга мөмкин, диелгән синоптиклар хәбәрендә.
Аксакаллар шурасы Татар иҗтимагый үзәге рәисенең 2020 елда кыен шартлардагы сәяси активлыгына игътибар итәргә чакыра.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагын теркәгәннәр. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанда 1937, 1957, 1965 елда туган хатын-кызлар һәм 1976 елда туган ир-ат вирус корбаны булган. Республикада яшәүчеләрнең үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар. «Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлык матбугат хезмәтендә. Пандемия башланганнан бирле республикада... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина беренче чиратта ясалачак һөнәр ияләрен әйтте. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Вакцинация беренче булып ясала торган һөнәр ияләре билгеләнде. Мисал өчен, беренче чиратта, медицина, мәгариф оешмалары... Читать дальше...
Навальныйның Казандагы штабы Татарстан президентының дәүләт башлыкларын кабул итә торган сараен һәм ике дачасын тәэмин итеп тору елына 140 миллион сумга төшә дип белдерә.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирусның мутациясе һәм яңа штаммнары юк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Без ай саен авырулар турындагы материалны өйрәнергә җибәрәбез һәм ниндидер үзгәреш, мутация, штамм ачыкланмаган. Бездә бернинди, шул исәптә чит илләр белән авиаэлемтәне ябу куркынычы да юк», — диде спикер. Читать дальше...
Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный аны агулауны башкарган төркем вәкиле булуда шикләнелүче белән сөйләшүе язмасын интернеттка чыгарды.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, әле бер ел эчендә генә мәктәпләрдә икенче сменадан котылып булмаячак. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда әйтте. «Республикада 30 меңнән артык бала икенче сменада укый, бу барлык укучыларның 11 процентын тәшкил итә. Шөкер, бездә өченче смена юк. Әле бер ел эчендә генә икенче смена мәсьәләсе ябылмаячак. Тик мәктәпләр алга таба да төзеләчәк», — дип белдерде министр. «Салават... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» волейболчыларын, шулай ук тренерлары Ришат Гыйләҗетдиновны, Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинны һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровны Россия Кубогы финалында җиңүләре белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Катлаулы уенда сез Мәскәүдәге принципиаль көндәшләрне җиңдегез һәм янә чемпионлык... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 2021 елда «Демография» илкүләм проекты буенча 13 балалар бакчасы төзелеше ниятләнә. Бу хакта журналистларга матбугта конференциясендә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте. 13 балалар бакчасында 2290 урын булыр дип көтелә. «Бакчаларда ясле төркемнәре дә булачак. 66 төркемне үзгәртеп корып, тагын өстәмә урыннар булдырылачак. Интенсив төзелеш барган микрорайоннарда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә яңа урыннар өстәләчәк», — дип белдерде министр.
Әкиятләрне ВКонтакте челтәрендә һәм Яндекс.Музыкада тыңлап булачак