(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Күзәтчелек органнарына гаепләп, әләкләп язганчы, сыйныф җитәкчесе белән уртак тел табарга тырышырга кирәк. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шундый киңәш бирде. «Каядыр прокуратурага, мәгариф бүлегенә язганчы, сыйныф җитәкчесе белән уртак тел табарга тырышырга кирәк. Бергәләп хәл итеп карарга, гаепләп, тәнкыйтьләп эш итүдән беркем отмый», — диде министр. Журналистлар белән очрашуда сүз укытучыларга ата-аналар тарафыннан басым ясау турында барды. Читать дальше...
Татар телендәге әлеге курс акча белән дөрес эш итәргә, финанс пирамидаларны ачыкларга, инвестицияләр ясарга өйрәтә.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). «Татнефть» хезмәткәрләре 2020 елда Татарстанда, Самара, Оренбург өлкәләрендә, шулай ук Ненец автономияле округында геологик разведка эшләре уздырдылар. Эш нәтиҗәләре турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татнефть» Директорлар советы утырышында хәбәр иттеләр. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татнефть» төркеме буенча 11 эзләү-разведкалау скважинасы борауланган һәм үзләштерелгән, шуларның җиде скважинасы Татарстан чикләрендә урнашкан. Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда укытучыларны коронавирустан прививка ясатуга мәҗбүриләү булмаячак. Бу хакта журналистларга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте. «Вакцинация башланды, ләкин бернинди мәҗбүриләү юк. Вакцинация алдыннан укытучылар башка бик күп анализлар да тапшыралар. Барлык этапларны узып, табиблар рөхсәт бирсә, вакцинациягә баралар. Бу аларның үз ихтыярында», — диде министр.
Предновогодняя ярмарка начнет работу в 7.00 часов.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкодиспансерының Әлмәт филиалы һәм аның яңа радиология корпусы эше белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, онкодиспансерның Әлмәт филиалы 2010 елдан бирле эшли, әмма күптән түгел генә медицина учреждениесендә радиологик процедуралар өчен җиһазлар булмаган. Бу проблеманы хәл итү өчен «Татнефть» ярдәме белән яңа радиологик корпус төзелгән. «Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Казанның Идел буе районында урнашкан 18 нче татар гимназиясендә янкорма төзелеше ниятләнә. Бу хакта журналистларга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте. Хәзерге вакытта гимназия укучылары 42 нче мәктәп белән ике арада берсеннән-берсенә йөрергә мәҗбүр. «Чыннан да бу сорау күптәннән күтәрелгән иде, ләкин ахырына барып җитмәделәр. Президентыбызга рәхмәт: 2021 елга янкорма төзелеше буенча проектлаштыру эше кертелгән, бу безне сөендерә», — диде министр. Читать дальше...
Британиядә COVID-19 вирусының яңа штаммы таралу сәбәпле, Мәскәү бу ил белән Русия арасында очышларны бер атнага туктата.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Казанда бер ир-ат, бер сәгать буе өйгә кертмәгән өчен, сөяркәсен пычак белән чәнчеп үтергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Узган җомгада, 18 декабрьдә, Шуртыгин урамында урнашкан бер йортның фатирында 43 яшьлек хатын-кызның мәетен табып алганнар. Тикшерүчеләр фаразлавынча, бу кичтә хатын-кыз 54 яшьлек сөяркәсе белән аракылы мәҗлес оештырган. Күпмедер вакыттан соң ир-ат кибеткә күзлек алырга киткән. Читать дальше...
Сегодня в «Нурлат-информе» подвели итоги конкурса чтецов «Мин яратам сине, Татарстан!» – «О тебе, мой Татарстан!» и наградили юных нурлатцев, которые по решению компетентного жюри были признаны победителями.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хатына лаек булды. Гөлнар Гарифуллина һәм Надежда Гордеева «Сыйныф эше» VII Республика бәйгесендә катнашып, җиңүче дип табылды һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән мәсьәләләрен яктыртуда югары профессионализм, актив мәгълүмати ярдәм күрсәткәне, шулай ук укытучы һөнәренең уңай имиджын популярлаштыруга һәм танытуга зур... Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», «Сөембикә» ). Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр генә калып бара. Үтеп барган елга нәтиҗә ясар һәм киләчәккә планнар корыр вакыт. Чынлыкта, берәү дә диярлек чын-чынлап үз-үзенә отчет биреп, ниндидер нәтиҗәләр ясап утырмый. Берләребез ялкаулана, икенчебезнең вакыты юк, өченчебез, гомумән, моны кирәккә санамый… Тагын бер бик зур сәбәп бар: үз-үзең белән ачыктан-ачык булу да шактый авыр. Әйе, нәтиҗәләр ясау җиңел түгел, әмма моны эшләргә кирәк. Үз-үзеңне яхшырак аңлау өчен кирәк ул. Читать дальше...
Сегодня в Нурлате в онлайн-формате торжественно открылась автомобильная газонаполнительная компрессорная станция.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе таралуга да карамастан, Татарстанда мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллану арта. Республикада метан газына көйләнгән автомобильләрнең гомуми саны 8,8 мең берәмлеккә арткан. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дүрт яңа газ заправкасы ачу тантанасында шулай дип белдерде. «Яңа ел алдыннан без тагын дүрт газ станциясе ачабыз, хәзер республикада газ заправкаларының саны 28гә җитте. Пандемиягә дә карамастан, газ-мотор ягулыгы сыйфатында газ куллану арта. Читать дальше...
Министр Илсур Һадиуллин ата-аналарны укытучылардан гаеп эзләмәскә чакырды.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең планлаштырылган күләмнәре язын COVID-19 белән авыручылар кимер дип өметләнергә мөмкинлек бирә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә. «Бүгенге көндә планлаштырылган күләмнәр безгә язгы чорда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны сизелерлек кимер һәм вазгыять тотрыклыланыр дип өметләнергә мөмкинлек бирә», - диде Мурашко «Россия 24» каналы эфирында. Читать дальше...
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге 35-40 мең сум күләмендә пенсия алырга тели. Сораштыруда катнашучыларың нибары бер проценты гына, 25 мең сум да җитә, дип белдергән. Бу хакта РИА Новости Webbankir онлайн-халык фикерен өйрәнү үзәге тикшеренүе нәтиҗәләренә таянып яза. Респондентларның 46,6 проценты 45 меңнән ким булмаган күләмдә пенсия алырга теләк белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 29,1 проценты 30 меңгә канәгать. 22,1 проценты аена 45 меңнән күбрәк кирәк, дип җавап биргән. Читать дальше...
В Нурлате продолжаются рейды по выявлению нарушителей масочного режима.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан юлында булган авариядән соң чит ил машинасының ишекләре салонга батып кергән. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген иртән Лаеш районының Полянка авылы янында «Рено Логан» автомобиле яннан «Хендэ Солярис» машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, соңгысының ишекләре салонга батып кергән. «Рено» автомобиленең алды җитди зыян күргән. Авария нәтиҗәсендә юл һәлакәтендә катнашучыларның барысы да төрле тән җәрәхәтләре алган: машина йөртүчеләрнең... Читать дальше...
“Килештерелмәгән урам чараларында катнашуга чакыру”ны да бу канун нигезендә томаларга мөмкин булачак.
Бер ел эчендә Казанда өч автобус һәм өч трамвай янган.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» иҗади бәйгесенә гаризалар тапшыруга ун көн вакыт калу турында хәбәр итә. Эшләр 2020 елның 30 декабренә кадәр кабул ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Читать дальше...
В столице РТ планируют отремонтировать 236 высоток в 2021 году.
2020 елга нәтиҗә ясауны дәвам итәбез. Декабрьнең соңгы көннәрендә эшмәкәрләр дә "чебешләрен" саный. Бу ел кемгәдер зур югалтулар алып килсә, икенчеләр яхшы уңышларга ирешкән икән. Азатлык төрле өлкәдә хезмәт куючылардан бу елның нәтиҗәләре хакында сорашты.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге мәгълүмат порталы аша «Оеклар» шигыре әтисенеке булмавын әйтә. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Интернет челтәрендә һәм герой-шагыйрьгә багышланган китапларда соңгы вакытта «Оеклар» шигыре Муса Җәлил тарафыннан язылган дип, еш телгә алына. Ул Муса Җәлилгә багышланган төрле фестивальләр һәм бәйгеләрдә дә күп яңгырый. Читать дальше...