(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы президиумы составына кертелде. Бүген Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе Дәүләт Советы составын раслау турында»гы Указны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. «Әлеге указ имза куелган көннән үз көченә керә», диелә документ текстында. Дәүләт Советының яңартылган составына губернаторлар, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы спикерлары, Тулы вәкаләтле вәкилләр, парламент партияләре лидерлары, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та керде. Россия Дәүләт Советы — ул хакимият органнарының килешеп эшләвен тәэмин итү, шулай ук илнең эчке һәм тышкы сәясәте юнәлешләрен һәм социаль-икътисади үсешнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү максатларында Россия Президенты тарафыннан формалаштырыла торган Конституцион дәүләт органы.