Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бүген Казанда Яңа ел иллюминациясен яндырачаклар

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Яңа елга төп 30 урам һәм мәйданнар бизәлгән. Төп магистральләрдә һәм туристлык маршрутларында яктырту баганалары яктылык консольләре белән бизәлгән, арт-объектлар урнаштырылган. Бүген Яңа ел иллюминациясен кабызачаклар. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел Бауман урамын Festi Италия яктылык инсталляцияләре бизи. Шундый ук бизәлеш «Черек күл» паркында да була. Казанның кеше иң күп йөри торган 16 паркында — Горький исемендәге парк, Горки-Әмәт урманы, «Крылья Советов» һәм башка иҗтимагый киңлекләрендә Яңа ел утлары яна инде.

«Казан» гаилә үзәге янындагы территория Яңа елны бәйрәм итүнең гадәттәгечә төп мәйданчыгы булачак. «Биредә яктылык динамик бизәлешле 35 метрлы Яңа ел чыршысы һәм яктылык-музыка тамашасын үткәрү өчен анимацияле гөмбәз куелган. Яктылык бизәлеше 78 мең гирляндадан торган инсталляция белән тәэмин ителә», — дигән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары — тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен мәйданчыкта Яңа ел ярминкәсе узачак. Аны 24 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр карарга мөмкин.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, быел Яңа ел бизәлеше андый ук масштаблы түгел — пандемия үз төзәтмәләрен кертте. «Халык моны аңлап кабул итәр дип ышанам. Ләкин шуның белән бергә барлык районнарда чыршы шәһәрчекләре бар. Мәдәни программа хисабына без Яңа елны бәйрәм рухы белән каршы алачакбыз», — дигән ул.

Казанда быел паркларда һәм скверларда 130дан артык Яңа ел чарасы узачак. Төп чыршы «Казан» гаилә үзәгендә 24 декабрьдә ачылачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus