(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). 14 декабрьдә «Серле Кыш Бабай» Бөтенроссия акциясе старт алды. Яңа ел кәефе бүләк итүгә, Яңа елны каршылауда ил халкын якынайтуга юнәлдерелгән чарада 2021 елның 10 гыйнварына кадәр катнашырга була. Теркәлү тайныйдедмороз.рф сайтында бара. Акциянең асылы — һәр катнашучы рандом тәртиптә Яңа ел белән котлыйсы кешесенең элемтә өчен мәгълүматын ала. Бүләкләр алмашуы, алмашучы якларның теләгенә карап, онлайн һәм офлайн форматларда бара. Шулай ук, катнашучылар, теләгән регион... Читать дальше...
(Чүпрәле, 18 декабрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе съезды кысаларында «Теләкләр чыршысы» дигән игелекле акция узды. Аның кысаларында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гаффаров 13 яшьлек Лиана Пляшеваның теләген үтәячәк. Ул уеннар уйнау өчен манеж турында хыяллана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Акция Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлеге белән гамәлгә ашырыла. Искәртеп узабыз, элегрәк без Марат Гафаров 12 яшьлек... Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-инфрм»). Быел 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк яңа ел каникулларында Казан укучыларын «Мәдәни каникуллар» бай программасы көтә. Шәһәрдә 140 мәктәп яны лагере ачылачак, аларда укучыларны мастер-класслар, уеннар, саф һавада йөрү һәм башкалар көтә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Мәктәп лагерьлары сменасы «Кышкы калейдоскоп» гомуми исеме астында узачак һәм 5,5 мең бала һәм яшүсмерне колачлаячак, алар арасында беренче чиратта авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән булган балалар булачак. Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Казан вертолет заводының яңа идарәче директоры итеп Алексей Белых билгеләнде. Тиешле карарны предприятиенең Директорлар советы кабул итте, дип хәбәр итә «Россия Вертолетлары» холдингы матбугат хезмәте. КВЗны җитәкләүче Юрий Пустовгаров 2018 елның февраленнән яклар килешүе буенча посттан китте. Хәзер ул «Россия вертолетлары» генераль директоры киңәшчесе булып эшли. Холдинг гендиректоры Андрей Богинский завод директоры постында Пустовгаровның тырышлыгын бәяләп үтте... Читать дальше...
Сегодня, 18 декабря, нурлатские автоинспекторы проведут рейдовое мероприятие на дорогах района.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» программасы буенча Татарстанда 315 гаилә торак белән тәэмин ителгән. Торак шартларын яхшыртуда Балтач, Яшел Үзән, Саба, Сарман һәм Кукмара районнары актив катнашкан. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алдынгыларны XV съездда атады. «Торак шартларын яхшырту буенча чаралар нәтиҗәсендә, 21,8 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Агросәнәгать тармагы һәм социаль өлкә хезмәткәрләренә... Читать дальше...
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Түбән Камада совет чоры Яңа ел уенчыклары күргәзмәсе ачылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Исемен атарга теләмәгән коллекционер әлеге уенчыкларны «Нефтехимик» эзтабарлар отрядының «Хәрби дан» музеена Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә бүләк итте. Уенчыкларның бер өлеше сугыш чоры балаларыныкы, бу уенчыклар алар белән шул чорның бөтен авырлыклары аша узган», — ди «Нефтехимик» эзләнү отряды командиры Ольга Ланцова. Читать дальше...
(Бөгелмә, 18 декабрь, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары шәһәрдәге 3нче тикшерү изоляторында тоткыннар белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов төзәтү учреждениесе китапханәсенә татар телендә басылып чыккан «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» китабын бирде Изоляторга шулай ук Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан бастырылган, 2021 елда мөселманнарның бәйрәм һәм истәлекле көннәре аерып күрсәтелгән стена календарьлары... Читать дальше...
(Чирмешән, 18 декабрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районында Авыл хуҗалыгы белгечләре авыл хуҗалыгы техникаларын язгы кыр эшләренә әзерләү һәм кышкы саклауга кую хакында сөйләштеләр. Районда шул темага зона семинар-киңәшмәсе узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Семинарның районда узуы юкка гына түгел, ноябрь аенда, авыл хуҗалыгы техникаларының сезонга әзерлеген тикшерү буенча оештырылган бәйгедә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше уңай бәяләнеп, район яхшылар арасына кергән. Читать дальше...
(Апас, 18 декабрь, «Татар-информ», «Апастово-информ» ).«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге Апас районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллинга яңа ел гирляндалары һәм төрле бизәкләр тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Коронавирус инфекциясе белән авыручылар дәваланучы бүлек шушы гирляндалар белән бизәлеп, авыруларның кәефен күтәрәчәк. Кем генә, кая гына булмасын, һәр кешенең күңеле яктылыкка, матурлыкка тартыла бит. «Кеше кая гына булса да, хәтта хастаханәдә дә бәйрәм кәефен татырга... Читать дальше...
Азатлык хәбәрчесе Казандагы 7нче клиник хастаханә моргының коронавируслы өлешеннән мәетләр алып китүне берничә көн дәвамында күзәтте.
(Әлки, 18 декабрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районының «Алинә» универсаль спорт залында 2003-2007 елгы егетләр арасында баскетбол буенча район турниры узды. Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары иң яхшылар дип табылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ярышларда 6 команда катнашты. Базарлы Матак урта мәктәбе баскетболчылары көмеш медаль яулады. Мактаулы өченче урынны Иске Матак урта мәктәбе укучылары алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчыларны билгеләделәр. Алар — Илназ Хәмидуллин, Айрат Усманов һәм Артем Тукмаков.