«Адмирал»да үлүчеләр саны 14кә җитте
11 мартта "Адмирал"да көндез чыккан янгында үлүчеләр саны бүген сәгать 12 гә 14 кеше булды. Зыян күрүчеләр саны 64 кеше. Бу вакытта Казанда янгын урынында хәрабәләрне актару эшләре бара. Аларның күләме 8 мең кубметр тәшкил итә. Фаҗига булган урында 915 кеше һәм 186 берәмлек техника эшли. 3 эзләү-коткару төркеме хезмәт куя. 21 психолог урында зыян күрүчеләргә ярдәм итү белән мәшгуль.Хәрабәләр астында тагын егермеләп кеше калган дип фаразлана.
Читать дальше...