Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Бәләкәч”тә булачак актерлар тәрбияләнә

Мартның иң матур бәйрәмнәренең берсе – 8 Март узып китсә дә, аның гүзәл кайтавазлары әле дә яңгырый.

Шушы көннәрдә шәһәребезнең барлык мәктәпләрендә, балалар бакчаларында газиз әниләребезгә, хатын-кызларга багышланган кичәләр булып узды. Аларның барысына да йомгак ясагандай, кичә 1 нче “Бәләкәч” балалар бакчасында 8 Март - Әниләр көненә багышлап балалар арасында бик матур ярыш оештырдылар. Рус һәм татар төркемнәренә йөрүче мәктәпкәчә яшьтәгеләр мини-сценкаларда уйнап үзләренең актерлык осталыкларын күрсәтте.

“Бәләкәч” бакчасы рус телле балаларга татар телен кечкенәдән өйрәтү буенча зур эш башкара. 14 төркемнең 5есе татар төркемнәре санала. Әмма калган рус телле балалар да бик теләп татар телебезне өйрәнә. Ярыш көнне без моңа янә инандык. “Лучики” рус төркеме саф татар телендә “Әнием турында сөйләшү” уздырды. Ә “Тамчылар” төркеме барлык килгән кунакларны “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп шаккатырды. Яшьтән үк балалар актерлык сәнгатенә төшенә, үзләрен сәхнәдә тоту серләренә өйрәнә.

Балаларга татар телен өйрәтү эшләре буенча тәрбияче Алсу Нигъмәтуллина әйткәндәй, бәйрәмнәрне гади җыр һәм шигырь сөйләүдән тыш, менә шулай театральләштереп күрсәтү балаларның туган телгә булган мөнәсәбәтен үзгәртә, аларда актерлык һөнәренең ни дәрәҗәдә кызыклы һәм катлаулы булуына инандыра.

-Мондый чаралар бездә еш уздырыла. Хәтта рус телле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бик теләп татар әкиятләрен яттан сөйли, татар җырларын яратып җырлый. Бу аларга гына түгел, ата-аналарга да зур сөенче, - диде ул.

Мондый чаралар “Бәләкәч”тә әле тагын да оештырылыр диделәр. Үсеп килүче буынга шундый милли мөнәсәбәт булу күңелләрне сөендерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus