Сайтларны хәбәр ит һәм приз от!
Татарстанда наркотиклар белән сәүдә итүче һәм экстремизмны пропагандалаучы Интернет-ресурслар белән көрәшкә юнәлдерелгән республика бәйгесе башланып китте.
Анда барлык мәктәп укучылары һәм студентлар да катнаша ала. Бәйге ике этапта үтә: 10 марттан 1 июньгә кадәр һәм 1 сентябрьдән 1 декабрьгә кадәр.
Закон бозучы сайтлар турында мәгълүматларны stop-content@yandex.Ru электрон почтасына җибәрергә.
Иң актив катнашучыларны призлар көтә.