Апак авылында Дан орденының тулы кавалеры Николай Пестонов истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Бөек Җиңүнең олы юбилеен каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә Апак авылында истәлекле һәм бик әһәмиятле вакыйга булды. Биредә Дан орденының тулы кавалеры Николай Пестонов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Апаклыларга герой якташларының исемен кайтару һәм истәлеген яңартуда Юхмачы мәктәбенең Андрей Романов җитәкчелегендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы бик нык ярдәм иткән.
Мемориаль такта авыл клубы диварына беркетелгән. Анда өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән Николай Пестоновның сурәте төшерелгән, туган һәм үлгән еллары күрсәтелгән.
Митинг бик дулкынландыргыч һәм истә калырлык итеп оештырылган иде. Анда махсус формаларга киенгән “Йолдыз” клубы егет-кызларының катнашуы һәм мемориаль такта янында шәрәфле каравылда торуы әлеге чарага аеруча бер җитдилек һәм тантаналылык өстәде. Ә түрдә авылның ветеран абый-апалары урын алган.
Юхмачы урта мәктәбендә инде күп еллардан бирле эшләп килүче “Йолдыз” клубының Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларның исемен мәңгеләштерү, яу кырында хәбәрсез югалганнарның язмышларын ачыклап исемнәрен кайтару, истәлекләрен кадерләп саклау, балаларга һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча башкарган эшләре бихисап. Николай Пестонов турындагы мәгълүматларны да җитәкчеләре, укытучы Андрей Романов белән бергә алар эзләп тапкан һәм батыр якташыбызның сугышчан юлын өйрәнгәннәр. Мәгълүм ки, өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүчеләрнең батырлыгы Советлар Союзы Герое каһарманлыгына тиңләнә.
Митингта Андрей Романов Николай Пестоновның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары турында сөйләде, геройның тормыш юлы белән таныштырды. Батыр якташыбызның Апакта инде туганнары калмаган икән. Ул туып-үскән йорт та бик нык тузган, диделәр.
Мемориаль такта ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова катнашты.
–Николай Пестонов истәлегенә куелган бу мемориаль такта якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары хакында яшьләрнең исенә төшереп торган бер символ булсын иде, –ди Мария Андреевна. –Аның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан ачылуы да зур мәгънәгә ия. Әлки җиреннән чыккан сугыш каһарманнарын, аларның ил азатлыгы хакына эшләгән батырлыкларын, куйган хезмәтләрен безгә әле берәмтекләп, җентекләп өйрәнәсе дә өйрәнәсе.
Истәлек тактасын ачу сугыш чоры баласы Касыйм ага Мөрсәлимовка тапшырылды. Укучылар анда тере чәчәкләр куйды. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында туган илебезне саклап башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Аннан тантанада катнашучылар клубка чакырылды. Юхмачы мәктәбе коллективы авыл халкына Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бик матур концерт күрсәтте. Тамашачылар аларның һәр чыгышларын көчле алкышларга күмде. Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова батыр якташыбыз Николай Пестоновның исемен туган җирендә мәңгеләштерү юнәлешендә зур эшләр башкарган Юхмачы мәктәбе коллективына барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтләрен ирештерде.