Көчле бураннары белән
Дулый-дулый кыш килә.
Өем-өем карларына
Бала-чага сөенә.
Тау битенә җыелалар
Чана-чаңгылар алып.
Ыжгырып төшкәндә таудан
Калалар көрткә батып.
Бер-берсенә булышалар
Чыгарга ап-ак кардан.
Алпан-тилпән менәләр дә,
Янә төшәләр таудан.
Бик тырышып уйнаганга
Кызарадыр битләре.
Кар бабайныкына охшый
Бияләй, итекләре. Читать дальше...
Сез ял көнне нәрсә эшләдегез, уйнадыгызмы? Ә без, кар тәгәрәтеп, Кыш бабай белән Кар кызы ясадык. Башта абый белән кар шарлары тәгәрәттек. Ә аннары гаилә белән чыгып кар сыннары ясадык. Соңыннан матур итеп буярга да онытмадык. Ә хәзер без ясаган сыннарга бәя бирегез әле.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында район кино учреждениесе хезмәткәрләре ай саен нәфис фильмнар күрсәтәләр.
Читать дальше...
Яратам кышларның
Кар бураннарын.
Тауда балаларның
Чана шуганын.
Яратам кышларның
Салкын көннәрен.
Атлап барганда
Кар шыгырдавын.
Яратам кышларның
Яңа ел бәйрәмен.
Кыш бабайның безгә
Бүләк биргәнен.
Лениногорск шәһәре Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәме вакытында “Полиция Кыш бабае” акциясе үткәрә. Күптән түгел Полиция Кыш бабае һәм Кар кызы күп балалы, яисә авыр тормыш шартына дучар булган гаиләләргә кереп, балаларга бүләкләр тапшырды. Аларны балалар бик шатланып каршы алды. Кыш бабай аларны бәйрәм белән котлап, бәхет, шатлык, хыялларының тормышка ашуын теләде.
Читать дальше...
Әлки районы укучылары ирекле көрәш буенча Мамадышта узган республика бәйгесеннән бик күп призлы урыннар алып кайттылар.
Читать дальше...
Узган атна дәвамында район балалар бакчаларында “Чыршы” бәйрәмнәре гөрләп узды.
Читать дальше...
Салмандагы «Каенкай» сыендыру йортында тәрбияләнүче алты бала Россия Президенты Чыршы бәйрәмендә булдылар.
Читать дальше...
Ат елы әкрен генә китеп бара. Бу елда шактый эшләр эшләнде. Киләсе елга да күп өметләр баглыйбыз, өметсез шайтан гына, ди бит халык.
Читать дальше...
Атның елы узып бара
Җиккән чанасын, кара!
Алып китмәсен яхшыны
Туктат,тикшер тап чара!
Форсатыннан файдаланып
Төяп җибәр кайгыңны.
Мизгелләреңдә син яңарт
Сабый булган чагыңны.
Яңа туган куй елыннан
Син телә нәни бәрән.
Узмасын өчен тормышта
Гомерләр тәккә, әрәм.
Ничек кыенда узса да,
Яшәү - һәркемгә бүләк!
Яңа елда яңа бәхет -
Безләрдән сезгә теләк!
Роберт Шаймарданов.
26.12.14
... Читать дальше...