Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән смотр-конкурста җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды.
Читать дальше...
“Зәй офыклары” газетасы өчен агымдагы елда уңышлар уңышлар күп булды. Бу көннәрдә Республика юл хәрәкәте дәүләт испекциясе тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелүче “Ышаныч һәм куркынычсызлык” XII республика бәйгесендә журналистыбыз Энҗе Әгъләмова “Будни дорог” номинациясендә махсус призга лаек булды.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге координация советының быелгы соңгы утырышы булып узды. Чыгышлар әле бу тармакта чишәргә кирәк булган сорауларның күплеген тагын бер кат раслады.
Читать дальше...
Район башлыгы каршында төзелгән коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Анда җирле үзидарә органнарының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә законны ничек саклаулары, массакүләм мәгълүмат чараларының коррупциягә каршы көрәш пропагандасы, бюджет акчалары тотылышына контроль турындагы мәсьәләләр каралды.
Читать дальше...
Яңа ел якынлашу белән, шәһәребезнең балалар бакчалары һәм мәктәпләрендә тематик бәйрәмнәр башланды.
Читать дальше...
Казанда “ЭКОлидер” республика бәйгесенә йомгак ясалды. Анда зәйлеләр дә күпләп хезмәт куючы “Татнефть» ААҖ һәм “ТАНЕКО” ААҖ җиңүчеләр буларак тәбрикләнде. Әлеге бәйгедә “Татнефть” – унберенче мәртәбә абсолют җиңүче, ә “ТАНЕКО” “Нефть чыгару һәм нефть химиясе сәнәгатендә” беренче урын яулады. “Татнефть” ААҖендә 2014 ел экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен 5 миллиард сум сарыф ителгән. “ТАНЕКО” исә агымдагы ел дәмавында Евро-5 стандартларына җавап бирүче дизель ягулыгы чыгару белән дан казанды. Читать дальше...
Быел Ак мәчеттә Мәүлид бәйрәменә һәм рәбигыл-әүвәл аена багышланган бәйрәм 3 гыйнварда үткәрелә. Тарихи Болгар шәһәрендә Мәүлид бәйрәмен уздыру күркәм традициягә әверелеп бара.
Читать дальше...
Район башлыгы каршында эшләүче коррупциягә каршы тору буенча комиссия әгъзалары соңгы утырышларында киләсе елга эш планы кабул иттеләр. Утырышта контроль-исәп-хисап палатасы рәисе Андрей Агапов бюджет средстволарыннан һәм милкеннән файдалануда, муниципаль заказларны урнаштыру һәм башкаруда закончалыкның үтәлешен даими тикшереп торулары хакында әйтте, ачыкланган кимчелекләрнең нидән килеп чыгуын, аларның төзәтелүен аңлатты.
Читать дальше...
Табигатьнең үз кануннары
Заманында районыбызның кайбер колхоз-совхозлары ныклап торып сарыкчылык белән шөгыльләнделәр. Мондый хуҗалыкларда әлеге малларның саны 3-5 мең башка җитә иде. Әле бит сарыкларның да итне һәм йонны күп бирә торган яхшы токымлыларын гына асрадылар (шәхси секторда мондый маллар булдыру тыела иде хәтта). Ул елларда сарык йоны бик югары бәяләнде, терлекчелек продукциясе хәзерләү оешмалары сарык итен, сарык тиресен бик әйбәт бәһагә сатып алалар иде. Бер сүз белән әйткәндә... Читать дальше...
Аның аша сез законлы хокукларыгыз бозылу турында хәбәр итә аласыз. Аерым алганда, түбәндәгеләрне:
Читать дальше...
Ерактан әйләнеп узам
Миңа ул чагында биш кенә яшь иде. Әмма кәҗә белән әлеге очрашуым һич онытылмый. Дөрес, моны беренче очрашу дип әйтеп булмый. Без дус кызым белән урамга уйнарга чыгып ул кәҗәне күргән саен аны үртәми калмый идек. Бу ап-ак төстәге зур матур кәҗә иде. Ул безнең арттан йөгерә, һәм бу безгә бик ошый иде. Ә кәҗәне үртәгәндә без саклык чараларын күрәбез: өебездән ерак китмичә, капка тирәсендә генә торып кәҗәнең ачуын чыгарабаз. Ул һөҗүм итә калса, капкадан кереп качарга әзер торабыз. Читать дальше...
Террорлык гамәленә шик уятучы хәлгә тап булсагыз, 8(843) 231-45-55 яисә 8(843) 231-45-45 телефоннарына (Россия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Татарстан идарәсе) шылтыратуыгызны сорыйбыз.
Читать дальше...
Кәҗә кышлаган
Безнең авылда кәҗә асраучылар бик күп түгел. Булса бер өч кешедә. Шуның берсе – безнең күрше Сәлимә апа. Аның бик тә сөтле кәҗәсе бар. Ул аны яратып Маруся дип йөртә. Кәҗәләре барысы бергә 5 баш. Ул аларны яз җитү белән болынга куа. Кәҗәләр шунда әкрен генә ашап, көн үткәреп йөриләр. Кич җиткәч үзләре хуҗабикәләренә кайта иделәр.
Гадәттәгечә, ул көнне дә Сәлимә апа кәҗәләрен болынга куа. Кич ни күрсен, сөтлебикәсе Маруся әйләнеп кайтмаган. Без күрше-күлән барыбыз да җыелышып кәҗә эзләргә чыктык. Читать дальше...
Казанда "Ел җитәкчесе-2014" республика иҗтимагый конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм башка өлкә җитәкчеләре катнашты.
Читать дальше...
2015 елда газетабызның беренче саны 14 гыйнварда чыгачак.
Белдерү, котлауларыгыз булса, газетаның быел 31 декабрьдә чыгасы санына урнаштырып кала аласыз. Моның өчен редакциягә киләсе дүшәмбедән соңга калмый мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бүген башкаклабыз Казанда ТР муниципаль берәмлекләр Советының IX съезды уза. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Читать дальше...
Быелның 15 декабреннән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим игълан ителде.
Читать дальше...Santa and a special celebrity elf helped give out presents to needy families at Liberty Tap Room Christmas Day.