Татар кызы диюгә, күз алдына сылу гәүдәле, уңган, чибәр, тыйнаклыгы күз карашында ук чагылган сөйкемле кыз бала килеп баса.
Читать дальше...
Татар кызы диюгә, күз алдына сылу гәүдәле, уңган, чибәр, тыйнаклыгы күз карашында ук чагылган сөйкемле кыз бала килеп баса. Район Мәдәният йортында узган “Татар кызы” бәйгесендә катнашучы кызлар да әнә шул матурлыкка, асыл сыйфатларга ия иделәр. “Ак калфак” район иҗтимагый оешмасы рәисе Фирдания Әхмәтҗанова тәкъдиме һәм район хатын-кызлар оешмасы, район мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылган “Татар кызы” бәйгесенең район күләмендә әле беренче тапкыр уздырылуы. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин котлау сүзендә... Читать дальше...
Шикәр заводы белән политехник колледж арасындагы хезмәттәшлек турында килешү нигезендә “Җитештерүдә сакчыллык” программасы буенча факультатив дәресләр оештырылды.
Читать дальше...
Быел 11 айда шәһәр-районда 61 янгын чыгып (шуларның 27се шәһәргә туры килә), 4 кеше янып үлде, 23 корылма юкка чыкты. Килеп чыккан янгыннарда төп сәбәпләр булып ут белән саксыз эш итү (39,2 процент) беренче урында тора. Моңа тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннарны да кертергә кирәк. Икенче урында – җылыту җиһазларын көйләү кагыйдәләрен бозу, мичләрдән дөрес файдаланмау (32,1), өченче сәбәп булып ут төртү тора (19,6). Шушы чорда янгыннардан килгән зыян 1246430 сум белән исәпләнә. Узган ел белән чагыштырганда... Читать дальше...
18 декабрьдә кичке сәгать 5тән 7гә кадәр территориаль иҗтимагый үзидарәләр үз җирлекләрендә кабул итүләр үткәрә: «Яңа шәһәр» (Т. В. Тыткина) - Җиңү проспекты, 1/11 йорты; «35нче бистә» (Р. Ш. Зәбирова) - Ленин урамы, 26 «А» йорты; «Үзәк» (Р. Д. Никифорова) - Чапаев урамы, үзәк китапханә; «Мирный» (М. С. Гарәпшина) - шәһәр мәдәният йорты; «Мәктәп» (Т. А. Сукманова) - шәһәр башкарма комитеты бинасы; «МТС» (Т. И. Леонович) - район мәдәният йорты.
Boeing announced two community investments on Tuesday during a ceremony at Jerry Zucker Middle School in North Charleston. These grants will significantly improve childhood health in the South Carolina Lowcountry.