Ә өйдә берсенә алты, икенчесенә өч яшь тулар-тулмас ике бала — апам белән мин. Без икебез дә, өстәвенә җитмешне тутырып килгән әби дә, тамак шеше белән авырыйбыз. Әни шуңа бәргәләнә, чарасызлыктан тилмереп елый икән. Районнан килгән вәкил, үз күзләре белән өйдәге хәлне күргәч, ничектер йомшарды, әни бу юлы урман кисәргә китмәде.
Үз-үземне белә башлагач үзәкләремне өзгән беренче хатирәм бу. Әниемнең: «Кая барыйм, нишлим?» дигән үзәк өзгеч тавышы.
Еллар үтеп, Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларның урман кискәндәге фидакяр тырышлыкларын... Читать дальше...