Әлмәттә җитәкчеләргә Мәскәү өлкәсендәге фаҗигале вакыйгалардан соң иминлек чараларын көчәйтү йөкләмәсе бирелде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов шәһәр активы киңәшмәсендә чыгыш ясаганда белдерде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
«Массакүләм чаралар үткәргәндә, шул исәптән сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, транспорт, коммуникацияләр һәм элемтә, энергетика объектларында, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә куркыныч тудыручы предприятиеләрдә иминлек чараларын көчәйтүне кирәк дип саныйбыз», - дип билгеләп үтте ул.