Пәнҗешәмбе, 25 апрельдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Явым-төшем көтелми, әмма иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көндез һава температурасы +16..+21 градуска кадәр күтәрелә. Җил тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк.
Синоптиклар билгеләп үткәнчә, Казанда көндез +19..+21 градус җылы булуы көтелә. Шулай ук ТР башкаласында секундына 5-10 метр тизлектә талгын җил фаразлана. Шәһәрдә көн болытлы, явым-төшемсез булачак.