1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең бер өлешенә социаль пенсияне 7,5 процентка арттырачаклар. Индексация 3,4 миллион кешегә кагылыр дип көтелә. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова хәбәр иткән.
Читать дальше...
Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында кичәге теракт вакытында һәлак булучылар саны 115кә җитте. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.
Читать дальше...
Түбән Новгород өлкәсенең Пашат мәдәният йортында IV «Татар малае. Татар кызчыгы» округара бәйгесе кичә узды. Бу турыда «Туган як» газетасы хәбәр итте.
Читать дальше...
Якын көннәрдә федераль мәдәният учреждениеләрендә планлаштырылган барлык массакүләм һәм күңел ачу чаралары уздырылмаячак. Бу хакта РФ Мәдәният министрлыгында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТАСС.
Читать дальше...
Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәлак булучыларның беренче исемлеген чыгарды, анда 37 кеше, дип хәбәр итә РИА Новости.
Читать дальше...
Мәскәүдә яшәүче татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев «Крокус Сити Холл»да булган теракт уңеннан «Татар-информ» хәбәрчесенә фикерен белдерде. Ул бу концерт залында күп тапкырлар булган, үзе аннан ерак түгел яшәвен әйтте.
Читать дальше...
Федераль иминлек хезмәте башлыгы Россия Президенты Владимир Путинга 11 кеше тоткарлану турында хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Читать дальше...
Татарстанда бүген, 23 мартта, циклонның фронталь бүлекләре йогынтысында һава шартлары әкренләп үзгәрә башлый. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Мәскәү өлкәсендә «Крокус Сити Холлда» теракт корбаннары саны 93 кешегә кадәр җитте, дип хәбәр итә РИА Новости.
Читать дальше...
Мәскәү өлкәсендә теракт оештыруда шикләнелүче ике кеше тоткарланган, калганнарын эзләү дәвам итә, дип хәбәр итте Telegram-каналында Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн.
Читать дальше...
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми сайтында «Крокус Сити Холл»да теракттан соң медицина учреждениеләренә китерелгән кешеләр исемлеге чыкты.
Читать дальше...
Казан үзәгендә, Бауман урамындагы сәгать янында, Мәскәү өлкәсендә «Крокус Сити Холл»дагы фаҗига корбаннары истәлегенә мемориал оештырылган. Анда чәчәкләр сала башладылар, дип сөйләделәр Казан мэриясендә.
Читать дальше...
Кичә «Крокус Сити Холл» концерт залында булган теракт — тыныч гражданнарга карата коточкыч җинаять. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевка юллаган кайгы уртаклашу телеграммасында шул хакта әйтелә.
Читать дальше...
«Крокус Сити Холл»да фаҗига сәбәпле, бүген Казанда Галисәгар Камал исемндәге театрда спектакльләр булмый. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залына һөҗүм вакытында зын күрүчеләрнең барысына да савыгу теләде һәм медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
Читать дальше...
Ваһапов фонды «Туган авылым» комплексында ифтар уздырды. Казанның «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин ифтарның белем мәҗлесе дә булып торуын әйтте.
Читать дальше...
РФ Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында 60тан артык кеше һәлак булган, дип яза ТАСС.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кичә «Крокус Сити Холл»да булган фаҗигадән соң кайгы уртаклашуын белдерде. Телеграммалар Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев адресына җибәрелгән.
Читать дальше...
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында теракт вакытында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда ул үзенең Telegram-каналында язды.
Читать дальше...
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Крокус сити холл» концертлар залында фаҗига сәбәпле кайгы уртаклаша. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә бүген, 23 мартта, республикада барлык массакүләм чараларны уздыру туктатылды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстанда эшмәкәрләр бер календарь елына хисаплар тапшыру өчен сервиска бушлай керә алачак. Әлеге мөмкинлек «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдим ителә.
Читать дальше...
Зәйдә «Шәһәр йөрәге» утыргычы урнаштырыла. Үзенчәлекле утыргычның Зәйнең кайсы урынында урнаштырылачагын нәкъ менә сез сайлап алырга тиеш. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Алабугада 130 бала язгы каникулда лагерьларда ял итәчәк. 100 бала мәктәп яны лагерьларында, ә 35 бала шәһәр читендәге лагерьларга китәчәк. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Читать дальше...
Кукмараның никахлашу сараенда алтын туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр. Иске Кнә-Юмья авылыннан Валентина һәм Геннадий Димитриевлар, Фая һәм Михаил Афанасьевлар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
Читать дальше...