Бүген Татарстан Премьер министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Кукмарага килде. Башкала кунагын район башлыгы Сергей Димитриев каршы алды. Алар районда эшләп килүче оешма-предприятиеләрдә булды, аларның эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
Читать дальше...
Флюда Гардисламова һәм аның ире «Бөтен гаилә белән - сайлауга!» конкурсының беренче көнендә җиңүче һәм Lada Vesta автомобиле ияләре булдылар. Трансляция «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Татарстан Алга» бергәлегендә алып барылды. Гардисламовлар Актаныш районында яши.
Читать дальше...
Сайлау участокларында урналарны бозудан соң кулга алынучылар моны акчага эшләгәннәрен таныды. Бу хакта ТАСС Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфиловага сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Сайлау участокларында урналарны бозудан соң кулга алынучылар моны акчага эшләгәннәрен таныды. Бу хакта ТАСС Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфиловага сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан халкының 37,77 проценты тавыш бирүнең беренче көнендә Россия Президентын сайлауда катнашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев сайлау участоклары ябылганнан соң хәбәр итте.
Читать дальше...
Язгы ташу көчле булган очракта Татарстанның 220 торак пункты су басу зонасына эләгергә мөмкин, аларда 13,6 мең кеше яши. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде.
Читать дальше...
Республика клиник онкология диспансерында Россия Президентын сайлауның беренче көнендә «Яз ритмында» дип исемләнгән язгы концерт булды. Анда С.З.Сәйдәшев исемендәге 17нче балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм педагоглары чыгыш ясады.
Читать дальше...
Бүген Россия Федерациясе Президентын сайлау старт алды. Татарстанлылар беренче көнне үк актив тавыш бирә башлады. Сайлау турында фикере белән социаль челтәрләрдә «Форпост» башлыгы Тимур Камалетдинов уртаклашты.
Читать дальше...
Казанда «Театраль Идел буе» төбәк фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар Татарстанны округның балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең V сезонында тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия Президенты өчен тавыш бирүнең беренче көнендә Татарстан халкы үз социаль челтәрләрендә «Бөтен гаилә белән - сайлауга!» конкурсы өчен 19 304 фото урнаштырган. Чара Россиядә Гаилә елына багышлана.
Читать дальше...
Россия Президентын сайлауның беренче көнендә Чаллыда яшәүче 100 яшьлек тыл хезмәтчәне Минхәят Якупова үз өендә тавышын бирде.
Читать дальше...
Биш тапкыр Гагарин кубогы иясе, «Ак Барс» хоккей клубының элеккеге капитаны Данис Зарипов КНИТУ-КАИда сайлау участогында Россия Президентын сайлауда тавыш бирде.
Читать дальше...
Аксубай районыннан Артем Анорьев һәм Ләйлә Сөләйманова, никахлары рәсми рәвештә теркәлгәннән соң, Россия Президентын сайлауда тавыш бирүдә катнашкан. ЗАГС һәм сайлау участогы бер бинада урнашкан, дип хәбәр итә «Аксубай» газетасы.
Читать дальше...
Россия Президентын сайлау урталыктагы бер чага гына түгел, ул ил үсешенең төп юнәлешен билгеләячәк. «Татар-информ» хәбәрчесе белән бу хакта ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ Татарстан бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов уртаклашты.
Читать дальше...
Әлки районында яшәүче Лира һәм Наил Габдрахмановлар Россия Президентын сайлауда тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Россия Президентын сайлауда катнашты. Ул Казанда 54нче сайлау участогында тавыш биргән. Бу хакта Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Иннополис - яшь сайлаучылар шәһәре, алар бүген башланып киткән Россия Президентын сайлауда актив катнаша. Бу хакта Россиянең иң яшь шәһәрендә участокта тавыш бирү вакытында Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Читать дальше...
Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгын сайлауда тавыш бирүдә катнашкан. Бу аның Кремльдәге кабинетында онлайн режимда узган.
Читать дальше...
Россиядә Президент сайлауларының беренче көне төгәлләнеп килә. Сайлаучылар туган сорауларын Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтәсенә шалтыратып та белешә ала. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев кайнар элемтәнең йөкләнеше күп булуын әйтте. Ул халыктан килгән мөрәҗәгатьләр турында «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә сөйләде.
Читать дальше...
Бүген Мамадышта сайлауның беренче көнендә Марина һәм Александр Михайловлар гаиләсе барлыкка килде. Алар ЗАГС бүлегендә үз мөнәсәбәтләрен теркәде. Александр 13 мартта махсус хәрби операция зонасыннан 14 көнлек ялга кайтты. Өйдә аны хатыны һәм 15 яшьлек кызы Ксения көткән. Алар кайчандыр өйләнешкән булган, аннары аерылган, соңгы елларда язылышмыйча яшәгәннәр.
Читать дальше...«Татарстанда син үз халкыңның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклы һәм үстерә, башка халыкларның мәдәниятләре белән таныша аласың», – диде Юлия Аксюбина.
Россиядә сайлауга килүчеләр 25 проценттан арткан. Шулай итеп, тавыш бирүнең беренче көнендә сайлаучыларның дүрттән бер өлеше үз тавышын биргән. Мәгълүмат Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында чыкты.
Читать дальше...
Бүген, изге җомга көнендә, Рамазан аеның 5нче көнендә (15 мартта), Н.В.Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортының яңа терминалында намаз уку бүлмәсен ачу тантанасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
«ИТ-авыл» проекты җитәкчесе Николай Никифоров Россия Президентын сайлауларда катнашкан. Ул үзенең Телеграм-каналында сайлау участогында төшкән фотосурәтләре белән уртаклашкан.
Читать дальше...
Бүген Россия Президентын сайлауның беренче көне. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайтларга көчле һөҗүмнәр баруын әйтте. Ул бу хакта «Татмедиа» да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә сөйләде.
Читать дальше...