Махсус хәрби операциядә һәлак булган Арча хоккейчысы Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә ярышлар оештырылды. Анда 40 яшьтән өлкәнрәк хокейчылар катнашты. Бу хакта «Арск-информ» хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Азнакайның Актүбә бистәсе ат-спорт мәктәбендә ат өстендә көрәшү буенча Татарстан чемпионаты узды. Халык телендә «Аударыш» дип йөртелгән әлеге ярышларда ике дистәдән артык команда составында 90га якын спортчы чыгыш ясады. Яңалыклар да булды: бу юлы көрәштә 15-17 яшьлек яшүсмерләр дә катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Бүген, 30 март көнне, 74 яшендә танылган шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша вафат булган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.
Читать дальше...
Түбән Камада яшәүчеләр «Ак каен» мәчете территориясендә узган өмәдә катнашты. Бу хакта «Туган як» хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанның Корстон үзәге залында уза торган «Бизнес-ифтар» форумына килүчеләрне «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинов сәламләде. Бүгенге бизнесменнарны ул Шиһабетдин Мәрҗани чорындагы сәүдәгәрләр белән чагыштырды.
Читать дальше...
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Кисловодск шәһәрендә узган Россиякүләм ярышларда Татарстан данын яклап бронза медаленә ия булган яшь спортчы Ринат Гайнановны җиңү белән котлады. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Новосибирск Татар мәдәнияте йортында ябык форматта Гаилә елына багышланган «Татар кызы-2024» XXV өлкә конкурсы узды. Бу хакта Новосибирск татарларының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Читать дальше...
1 апрельдән Казанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар кабул итү башлана. Шәһәр Мәгариф идарәсе әлеге кампаниянең башлануына багышланган файдалы мәгълүмат урнаштырган.
Читать дальше...
Казанда, «Яшьлек» метро станциясенә төшә торган урын янында 2025 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирүгә багышланган акция узды. Анда волонтерлар кешеләргә тавыш бирүдә катнашучы иҗтимагый киңлекләр һәм тавыш бирүнең нечкәлекләре хакында сөйләде. Алар шулай ук теләгән һәркем тавыш бирә ала торган мәйданчыклар турында да искәртте.
Читать дальше...
Казанда ун илнең галимнәрен – узган ел Татарстан Фәннәр академиясе базасында оештырылган Дала Евразиясен өйрәнү үзәге әгъзаларын берләштергән «Дала Евразиясе халыкларының тарихы һәм мәдәнияте: традицияләр һәм үзара бәйләнешләр» халыкара конференциясе ачылды. Вакыйгада катнашучыларны ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сәламләде.
Читать дальше...
Татарстанда 2024 елга билгеләнгән торак төзү планы инде 42 процентка үтәлгән. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Читать дальше...
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узган 12нче Республика ифтарында «Рубин» футбол клубы идарәсе президенты Марат Сафиуллин, команданың баш тренеры Рәшит Рәхимов һәм футболчылар Марат Апшацев, Мирлинд Даку, Рөстәм Ашурматов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты. Бу хакта клубның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия һәм Беларусь халыклары Бердәмлеге көне кысаларындагы чаралар югары оешканлык дәрәҗәсендә үткәрелергә тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтендә узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
«Крокус Сити Холл» концерт залындагы теракт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 551 кешегә җитте, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Читать дальше...
Татарстанда 30 мартта көннең икенче яртысында һәм кич, 31 мартта төнлә һәм көндез һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Казандагы сәүдә үзәкләренең берсе янында (Ямашев проспекты, 71а) оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең вакансияләр ярминкәсе башланды. Татарстан башкаласының Мәшгульлек үзәге башлыгы Тимур Муллин билгеләп үткәнчә, чара авыл хуҗалыгы ярминкәсе кысаларында уза.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә республикада язгы ташуга бәйле хәл киеренке булачагына игътибар юнәлтте һәм түрәләргә су басу очраклары турындагы бер генә хәбәрне дә игътибардан читтә калдырмаска кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Популяр режиссер һәм актер Александр Баширов 13 апрельдә «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында яшьләр белән очраша. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Читать дальше...
2025 елда төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча Бөтенроссия күләмендә тавыш бирү дәвам итә. Бүгенге көндә анда Татарстанда яшәүче 150 меңнән артык кеше тавыш биргән, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Татарстанда бер атна эчендә кыярның бер килограммы 6,79 процентка, яки 13,29 сумга арзанайды. 25 мартта кибетләрдә әлеге товарның бәясе уртача 174,77 сум тора иде, диелә Татарстанстат мәгълүматларында.
Читать дальше...
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Республика клиник онкология диспансерының яңа поликлиникасын төзү кирәклеген әйтте. Ул Татарстан Дәүләт Советының 52нче утырышында шулай дип белдерде.
Читать дальше...
2024 елның икенче кварталында Казанда яшь гаиләләрнең түләүгә сәләтле булуын исәпләү өчен торакның гомуми мәйданының бер квадрат метр бәясен арттырырга ниятлиләр. Башкарма комитетның шул хактагы карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Читать дальше...
Татарстан «бердәм россиялеләре» Рубежноега гуманитар ярдәм китерде. Республика шефлыкка алган шәһәргә килгән ике фурада бәрәңге һәм көнкүреш химиясе товарлары төялгән иде. Йөкнең гомуми авырлыгы 28,5 тонна тәшкил итә.
Читать дальше...
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залында оештырылган XII Республикакүләм Ифтарында һәр катнашучыга «Казан басмасы» бүләк итеп бирелде.
Читать дальше...
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин XII Республикакүләм Ифтарның брендка әйләнүен әйтте. Бу хакта ул «Казан Экспо» үзәгендә ифтар тәмам булганнан соң, журналистларга сөйләде.
Читать дальше...