Роспотребнадзор март аенда коронавирустан авыручылар саны кимиячәген фаразлады
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә март аенда коронавирус белән авыручылар саны сизелерлек кими башларга мөмкин. РИА Новостига Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә авырулар санының акрынлап арту фазасы тәмамланган һәм, гадәттә, бер ай-ай ярым дәвам итә торган тотрыклану фазасы белән алышынган. Читать дальше...