Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татар дәүләт яшь тамашачы театры Кариевның 140 еллыгына чаралар программасын тәкъдим итте

Татар режиссеры һәм актеры Габдулла Кариевның тууына 140 ел тулган елда аның исемен йөртүче Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа спектакльнең премьерасын, һәйкәл ачылышын, балалар иҗат конкурсын һәм башка бәйрәм чаралары әзерли. Театр хезмәткәрләре «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә болар хакында җентекләбрәк сөйләделәр.

Күркәм гадәткә кергәнчә, төп вакыйгалар 8 майда (Иске стиль буенча Габдулла Кариевның туган көнендә) узачак. Казанда режиссер җирләнгән Яңа Татар зиратында 10:00 сәгатьтә чәчәкләр салу тантанасы була. Нурлат шәһәрендә Кариев һәйкәле янында да шундый ук тантана узачак, ул 14:00 сәгатьтә башлана.

Нурлат Мәдәният сараенда Кариевның юбилеена багышланган программа 15:00 сәгатьтә башлана, ул режиссерга багышланган күргәзмә ачылышын һәм Татар дәүләт яшь тамашачы театрында режиссер Эльдар Гатауллин сәхнәләштергән «Габдулла – яктылык» спектакленең премьерасын үз эченә ала. Казанда спектакльне 20 майда күрсәтәчәкләр.

Нурлат районының Колбай-Мораса авылында (режиссер шушы авылда туган) татар театр эшлеклесе бюстына чәчәкләр салу һәм Габдулла Кариев исемендәге музей белән танышу да шулай ук 8 май көнне 18:00 сәгатькә билгеләнгән.

«Габдулла Кариев белән бәйле тагын бер зур хыялыбыз бар, ул да булса – Казанда аңа һәйкәл кую», – диде Татар дәүләт яшь тамашачы театры Илнур Гайниев.

Һәйкәлнең эскиз проектларына иҗади конкурс 1 апрельдә игълан ителде. Аның нәтиҗәләре 12 майдан соң билгеле булачак. Театр релизы нигезендә, һәйкәл кую агымдагы елның августыннан ноябрь аена кадәр планлаштырылган, әмма конкрет сроклар һәм даталар турында әлегә сөйләргә иртәрәк.

Быел Кариев театрында шулай ук Габдулла Кариевның 140 еллыгына багышланган балалар иҗат конкурсы уздыру планлаштырыла.

2026 елда җәмәгатьчелек истәлекле датаны – күренекле режиссер һәм актер Габдулла Кариевның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтә. Үзенең кыска гына гомерен ул тулысынча татар халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышлаган һәм милли театрга нигез салучы буларак дан казанган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus