Синоптиклар май аенда Татарстанда һава торышы аномалияләрен фаразламый
2026 елның маенда Татарстан Республикасы территориясендә уртача һава температурасы климатик норма чикләрендә көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.
Синоптикларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, уртача айлык температура нормасы Казанда +14,1, Татарстанда +13,6 градус тәшкил итә.
Явым-төшем күләме шулай ук уртача күпьеллык күрсәткечләргә якын булыр дип фаразлана. Казанда ул - 38 миллиметрга, республика буенча 41 миллиметрга тигез.