Казанда җиңел автомобильләргә ут төрткән ир-атны тоткарлаганнар
Казанда ике автомобильгә ут төрткән ир атны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Җинаятьче Совет районы Кайбыч урамында 5нче йорт янындагы парковкада машиналарга ут төрткән. Ир-атның бу гамәле һәм ул ут төртеп яндырган автомобильләр видеога эләккән.
Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьтә шикләнелүченең шәхесен ачыклаган. Ул Казанда яшәүче 41 яшьлек ир-ат булып чыккан. Җинаять эше кузгатылды.