Татарстан юлында кирпеч төялгән йөк машинасы һәм BMW автомобиле бәрелешкән
Бүген Татарстан интернет-берләшмәләрендә «Казан – Чаллы» автомобиль трассасында булган юл-транспорт һәлакәте турында сөйләделәр. Социаль челтәрдән алынган мәгълүматларга караганда, биредә BMW автомобиле һәм кирпеч төягән йөк машинасы бәрелешкән. Шаһитлар авария нәтиҗәләрен видеога төшергән.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, авария М-12 трассасы участогында килеп чыккан, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк.