Казанда автобус тукталышында Mercedes автомобиле әйләнеп капланган
Кичә төнлә Казанның Аграр урамында Mercedes ML автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
25 яшьлек Чаллы кешесе идарә иткән Mercedes ML автомобиле зур тизлектә Патрис Лумумба урамына таба хәрәкәт иткән. Чит ил машинасы салонында өч пассажир булган. Кайсыдыр мизгелдә машина фонарь баганасына бәрелгән, шуннан соң җәмәгать транспорты тукталышына килеп кергән һәм әйләнеп капланган.
22 яшьлек пассажирны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар. Табиблар, машина йөртүче һәм өч пассажирны караганнан соң, өенә кайтарып җибәргән.