Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бүген Казан Кремлендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узачак

Бүген 16:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе башлана. Чараның үзенчәлекләре турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында оештыручылар тулырак сөйләде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов хәбәр иткәнчә, быел акция кысаларында шәһәрнең тел ландшафтын тикшерү проектына зур игътибар бирелгән. Активистлар Казанның һәр җиде районында бер төп һәм ике периферия урамын сайлап алып, андагы элмә такталарны һәм язуларны фотога төшереп махсус базага керткән. Бу мәгълүматлар нигезендә шәһәр районнарының рейтингы төзелгән.

«Мисал өчен, Вахитов районында 20 процент язулар – татар, 70 процент – рус һәм 10 процент инглиз телендә. Киләсе елга да без шул ук тикшерүне уздырырга исәплибез, һәм бездә алга китешме, әллә регрессмы икәнлеген күрә алачакбыз», – дип белдерде форум рәисе.

Традиция буенча, чара барышында тел мониторингы нәтиҗәләре нигезендә дәүләт һәм иҗат оешмаларына тапшырыла торган антипремия дә булачак.

Концерт программасының кураторы, Yummy Music лейблы продюсеры Булат Шәйми быелгы сәхнәдә «зумерлар» – яшь буын артистлары күп булачагын әйтте. Биш сәгатьлек программада барлыгы 20 артист катнашачак. Алар арасында АлияНур, Elina, TARAF, Айрат Хайруллин, Айдар Исхаков, Ыспай бит, Алтын бит, «Хор түгәрәге» һәм башкалар бар. Быелгы акциянең хедлайнеры – җырчы Defne (Фәүзия Кадыйрова).

Җырчы үзе өчен бу мәйданчыкның зур әһәмияткә ия булуын искәртте. Аның сүзләренчә, нәкъ менә 2019 елда «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсендә аның авторлык җырлары беренче тапкыр яңгыраган.

«Әлеге сәхнәдә чыгыш ясау яңа артистлар өчен бик мөһим әйбер, чөнки ул бик ачык мәйданчык», – диде Фәүзия Кадыйрова.

Музыкаль өлештән тыш, акция кысаларында 15:00 сәгатьтә «Ташаяк» ярминкәсе дә ачыла. Райнур Хәсәнов белдергәнчә, ярминкәнең концепциясе Габдулла Тукай һәм тел белән бәйле.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus