Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәбендә диктантны Хатыйп Миңнегулов укыды
Бүген Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәбендә «Татарча диктант» акциясе узды. Диктант текстын галим Хатыйп Миңнегулов укыды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акциядә балалар гына түгел, әти-әниләр, дәү әниләр, дәү әтиләр дә катнашты. Катнашучылар арасында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары да бар иде.
«Барлык катнашучылар да бик канәгать булдылар. Оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр», – дип хәбәр ителә.