Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Чернобыль АЭСындагы фаҗиганең 40 еллыгына багышланган митинг булды

Бүген Казанда Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне бетерүдә үз бурычларын батырларча үтәгән кешеләр истәлегенә митинг булды. Фаҗиганең 40 еллыгына багышланган чара Ямашев һәм Әмирхан проспектлары чатында урнашкан сквердагы мемориаль комплекс янында узды.

Мемориаль дивар янында техноген һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, шәһәр Башкарма комитеты һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, «Юнармия» сыйныфлары укучылары һәм күпсанлы казанлылар җыелды.

Митингны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов ачты. Ул АЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә батырлык күрсәткән «чернобыльчеләргә» рәхмәт белдерде.

ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко татарстанлыларның авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу масштаблары турында искәртте. Республикада яшәүче 3,5 меңнән артык кеше авария зонасына җибәрелгән, күпләре шактый күләмдә нурланыш алган.

Ул Чернобыль һәлакәте бөтен кешелек өчен җитди сабак булды, дип искәртте.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков та Татарстанның авария нәтиҗәләрен бетерүгә керткән өлешен билгеләп үтте. 1986 елдан башлап һәм 1990 еллар дәвамында республика халкы, үз тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, әлеге зонада эшләде. Ул «КАМАЗ» предприятиеләре, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, Казан вертолет заводы, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү эшендә катнашкан фәнни институтлар һәм аграр берләшмәләр хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Митингта катнашучылар алдында «Чернобыль» берлеге»нең Татарстан Республикасы инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Барсков чыгыш ясады.

Ул үз хатирәләре белән уртаклашты, сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куеп, әлеге зонада эшләре турында сөйләде.

Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәсендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus