Свердловск өлкәсендә «Халкым мирасы» балалар татар халык иҗаты конкурсы узды
Свердловск өлкәсе Михайловск шәһәрендә «Халкым мирасы» балалар татар халык иҗаты өлкәкүләм ачык конкурсы узган. Татар мәдәнияте бәйрәмен Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәме белән Михайловск шәһәре хакимияте, «Михайловск шәһәре мәдәният һәм ял үзәге» һәм «Мирас» мәгариф үзәге оештырган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итте.
Конкурста катнашучы 60тан артык бала вокал, хореография, инструменталь иҗат, театр номинацияләрендә үз осталыгын күрсәткән. Нәни катнашучыларның чыгышлары ихласлыгы һәм югары дәрәҗәдәге башкару осталыгы белән тамашачыларны таң калдырган.
Фото: Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге
Конкурсның махсус «Иҗади гаилә» номинациясе бәйрәмнең иң истә калган мизгеле булды. Номинация буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, сәнгать аша гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләребезнең дәвамлылыгын күрсәтү максаты белән оештырылды, диелә хәбәрдә.
«Халкым мирасы» бәйгесе буыннарны берләштерүче һәм онытылмаслык тәэсирләр бүләк итүче чын милли бәйрәм булды, ди оештыручылар.