Башкортстан галимнәре Татар әдәбияты тарихының академик басмасын төзүдә катнашкан
Уфа фән һәм технологияләр университеты галимнәре күп томлы «Татар әдәбияты тарихы» академик басмасын әзерләүгә зур өлеш керткән. Шулай ук Башкортстан татарлары турындагы китапларда Уфа архивындагы ядкәрләр кулланылган. Бу хакта университетның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина Казанда узган дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышында сөйләде.
«Соңгы ун елдагы уңышлардан «Татар әдәбияты тарихы» академик басмасының икенче, бишенче, алтынчы, җиденче, сигезенче томнарында безнең галимнәрнең дә материаллары урын алуын, шулай ук халык авыз иҗаты буенча төзелгән академик томнарның берничәсе безнең галимнәр тарафыннан туплануын билгеләргә кирәк. Ә инде Башкортстан татарлары фактларына багышланган китапларда Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы архивында сакланган кыйммәтле ядкәрләр кулланылган», - диде ул.
Альбина Хәлиуллина төбәкләрдә алып барылган фәнни эзләнүләрнең академик таләпләргә тулысынча җавап бирүен билгеләп үтте.
«Телче галимнәрнең сүзлекләр төзү өлкәсендәге тәҗрибәсе шулай ук игътибарга лаек. Бу юнәлештә безгә ышаныч күрсәткән коллегаларыбызга – Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез», - дип өстәде ул.