ТР мәгариф министры балалар бакчаларында милли уенчыклар куллану кирәклеген әйтте
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин балалар бакчаларында милли тәрбия бирүнең яңа алымнарын тәкъдим итте. «Туган тел» форумында чыгыш ясаганда, ул Пятигорск шәһәрендә узган Россия Мәгариф министрлыгы киңәшмәсендә күтәрелгән мәсьәләләргә таянды. Министр фикеренчә, баланың милли аңы формалашсын өчен, ул кечкенәдән үз мәдәнияте белән бәйле уенчыклар белән уйнарга тиеш.
Илсур Һадиуллин ассызыклаганча, балалар бакчаларында чит ил уенчыкларына караганда, үзебезнең җирлектә җитештерелгән һәм милли исемнәр йөртүче курчаклар куллану нәтиҗәлерәк булачак. Бу балаларга туган тел мохитен табигый рәвештә кабул итәргә ярдәм итәчәк. Министр әти-әниләрне дә бу эшкә җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Ана телләрен өйрәткәндә балалар бакчаларында үзебезнең җирлектә булган уенчыклар белән куллану мәҗбүри булачак. Чөнки чит илләрдән кайткан уенчыкларга карап, балалар үзләренең туган телендә булган, ана телендә булган исемнәрне кулланудан ваз кичәләр. Уенчыкларның исеме – Марат, Илһам, Сабирҗан яки Сания булсын. Бала уенчык белән уйнаганда аның исемен атарга тиеш, исеме татарча булгач, ул баланың күңеленә кереп калачак. Шул вакытта гына без милли тәрбия турында сөйли алабыз», – диде Илсур Һадиуллин.