Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Имләү», «Черләү» һәм «Күкәй тәгәрәтү»: «Бәрмәнчек» Олы көн уңаеннан зур тамаша әзерли

«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле Халыклар дуслыгы йортында Пасха – Олы көн бәйрәменә багышланган театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбленең Пасха атнасындагы эшчәнлеге турындагы матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

«Керәшеннәрдә тантаналы бәйрәм атнасы – Олы көн атнасы бара. Ул якшәмбе Пасха бәйрәме белән башланды һәм киләсе якшәмбедә Үлеләрне искә алу көне белән тәмамлана. Бу – безнең өчен бик җаваплы атна», - дип билгеләп үтте бәйрәмнең әһәмиятен ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ул ансамбльнең бәйрәм атнасы кысаларындагы эшчәнлегенә тукталды.

«Бу атнада бездә бик күп күркәм чаралар үткәрелә. Кичә генә «Җырчы Җәкәү йорты»нда балалар өчен «Якты бәйрәм – Олы көн» дигән бәйрәм уздырдык. Иртәгә Зәй районында зур чара – Олы көн бәйрәме көтелә. Якшәмбе Түбән Камада Олы көнне бәйрәм итәбез. Бу атнада «Керәшен чибәре» конкурсына старт бирелде. Гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсның финалы Питрауда була. Бу атна кысаларында планлаштырылган иң зур бәйрәмебез – 18 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында узачак «Бәрмәнчектә Олы көн» дип исемләнгән тамаша», – диде Людмила Белоусова.

«Бәрмәнчек» дәүләт керәшен ансамбле директоры Юлия Дувалова тамаша ансамбль репертуарындагы иң масштаблы проектларның берсе булачак, дип белдерде.

«Февральдә безнең ансамбльгә 18 ел тулды. 18 ел дәвамында Пасха бәйрәменә, Олы көн атнасына багышланган чаралар үткәрелмәде. Миңа калса, бу проект күптән туарга тиеш иде», - диде ул.

«Ансамбльнең исеме – «Бәрмәнчек» сүзе дә Пасха бәйрәме белән бәйле. Бәрмәнчек ул – язын тал ботакларында күперә торган бөреләр, йомшак йонлы тал «песиләре». Тал песие – христиан традицияләрендә төп православ бәйрәмнәрнең берсе булган «Бәрмәнчек атнасы»ның атрибуты. Безнең керәшеннәрнең иң беренче дәүләт фольклор ансамбле «Бәрмәнчек» исемен алуы да үзенә күрә матур символика», - дип искәртте Юлия Дувалова.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Ансамблебезнең төп максатларының берсе – керәшеннәрнең мәдәниятен саклап калу, аны матур итеп, дөрес итеп күрсәтү, безнең барлык традиция һәм йолаларны зур сәхнәдә тәкъдим итү. Бу тамаша «Бәрмәнчек»кә 18 ел элек бирелгән исемнең мәгънәсен, безнең максат һәм идеяләрне тагын бер кат ассызыклар, дип уйлыйм», - дип өстәде ул.

Концертның сценарий авторы – ансамбльнең оркестр артисты, Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева тантананың төп идеясе һәм тамашачыларны нәрсәләр көтүе турында әйтте.

«Бу концерт – элекке традицияләребезне барлау, онытылып калган нигезләрне кайтару тантанасы. Сценарий онытылып, югалып барган һәр нәрсәне барлап, бөртекләп җыеп язылды. Театральләштерелгән тамашага традицион уеннар кертелде, белмәгән-ишетмәгән йолалар кайтарылды. Халкыбызның Олы көнгә кагылышлы «Имләү», «Черләү» йолалары, «Күкәй тәгәрәтү», «Орчык тәгәрәтү», «Чәбәк-чәбәк» уеннары, бәлеш, пирмәнкә чыгару күренеше, биюләр күрсәтеләчәк. Шулай ук төрле якта бәйрәмнәрдә җырлана торган авыл көйләре яңгыраячак», - диде сценарий авторы.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Проектны дәвам итәргә, аны традицион концерт итеп гадәткә кертергә, алга таба зур гастрольләргә чыгарга планлаштырабыз. Кичә бу тамашаны беренче тапкыр Мамадышта күрсәттек. Шимбә концертыбыз Казанда була. Киләсе елларда тамаша башка районнарда да тәкъдим ителер, дип ниятлибез», - дип өстәде ансамбль директоры Юлия Дувалова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus