Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда тарихи паркта бушлай күргәзмә уздырыла

«Россия – минем тарихым» тарихи паркында Россия Федерациясенең Театр әһелләре берлегенең 150 еллыгына багышланган «150 артист. Театр әһелләре берлеге» мультимедия күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне казанлылар 3 майга кадәр карый ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә XIX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр рус театрының артистлары, режиссерлары һәм театр әһелләре тормышын тасвирлый. Мультимедияле диварларда 1897 елгы Беренче бөтенроссия сәхнә әһелләре съезды делегатлары һәм революция чоры артистлары күрсәтелгән. Сизгер экранда күргәзмә кунаклары XIX гасыр театры турында белешмә белән танышырга, ә виртуаль китапларда режиссер Всеволод Мейерхольд уйлап чыгарган костюмнар өлгеләрен күрергә мөмкин.

Шулай ук тарихи паркка килүчеләргә 1930 еллардагы репрессия вакытындагы сәнгать үсеше турында, Бөек Ватан сугышы елларындагы театр эше – фронттагы һәм камалыштагы Ленинград чорындагы сәнгать әһелләре турында мәгълүмат һәм Галина Уланова, Мария Савина, Олег Табаков, Майя Плисецкая, Федор Волков кебек бөек артистларның архив кадрларын тәкъдим итәләр.

Күргәзмәне Россиянең театр әһелларенең заманча эшләренә, проектларына һәм яңа театр буыны вәкилләренә багышланган бүлек йомгаклый.

Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Оренбург тракты, 8 йорт, 2 нче күшәк адресы буенча 3 майга кадәр 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр көтәләр. Күргәзмәгә керү ирекле.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus