Россия Президенты Владимир Путин «Крокус Сити Холл»дагы теракт вакытында концерт залыннан кешеләрне чыгарган өч яшүсмерне «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләде. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
Красногорскиның 19нчы мәктәбе укучылары Артем Донсков һәм Ислам Хәлилов, шулай ук Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең күп дәрәҗәле һөнәри белем бирү көллияте студенты Никита Иванов «Экстремаль шартларда кешеләрне коткарган вакытта кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен» билгеләп үтелде.
22 мартта концерт залына һөҗүм вакытында алар бинадан йөзгә якын кешене чыгарды, шуның нәтиҗәсендә тагын 200гә якын тамашачы һәлакәттән котылып калды.
Искәртеп узабыз, барлыгы 145 кеше фаҗига корбаны булды.