Иранның тышкы эшләр министры урынбасары Али Багери әйтүенчә, Америка Кушма Штатларыннан килгән янаулар һәм Иран белән Россиягә карата кертелгән санкцияләр ике илгә дә басым ясый. Бу хакта ул «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024» Халыкара икътисади форумының пленар утырышында сөйләде.
«Дәүләт лидерлары зирәк булганга күрә, бу чикләүләр хезмәттәшлек итү мөмкинлекләренә әйләнде. Санкцияләр кертелү Иран белән Россия арасында хезмәттәшлеккә этәрде. Илләр арасында хезмәттәшлек урнашмыйча, икътисади элемтәләрдән башка тотрыклылыкка ирешү мөмкин түгел», – диде Али Багери.