Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командалары көч сынашты. Җиңүне 2:1 исәбенә «Нефтехимик» яулады. Матч Түбән Камада узды.
«Ак Барс» капитаны Александр Радулов бүген уйнамады, бозда капитан вазифасын Артём Лукоянов үтәде.
Беренче период. Алтынчы минутта, «Нефтехимик» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Александр Дергачёв исәпне ачты (1:0). Уналтынчы минутта «Нефтехимик» һөҗүмчесе Никита Сетдиков гол кертте (2:0).
Икенче период голларсыз үтте.
Өченче период. Тугызынчы минутта алканы «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин кертте (2:1).
Командалар составы:
«Нефтехимик»
«Ак Барс»
«Ак Барс»ның киләсе уены Санкт-Петербургта узачак. СКА – «Ак Барс» матчы 31 октябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.