Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина Казандагы очрашуда ведомство белән республиканың региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, шулай ук хезмәт базары һәм социаль яклау өлкәсендә үзара эшчәнлек турында фикер алышты.
«Ольга Баталина Казанга IV «Без балаларыбыз өчен җаваплы» психик тайпылышлы балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешма җитәкчеләре форумы чараларында катнашу өчен килде», — дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова катнашты.